Балтач кызы Мәскәүдә ирланд биюләре буенча чемпионатта алты номинациядә җиңү яулаган

Шушы көннәрдә Мәскәү шәһәрендә үткән ирланд биюләре буенча Россия ачык чемпионатында катнашып, Балтач кызы Айгөл Шакирҗанова алты номинация буенча җиңү яулый.

Мәктәп елларыннан үзлегеннән бию белән шөгыльләнгән Айгөл, студент елларында да, эшли башлагач та яраткан шөгылен ташламый. Үзенең осталыгын көннән- көн ныграк чарлый. Теләгәндә һәрнәрсәгә вакыт табып була, ди ул.

Бу бәйгедә ирешкән җиңүләре дә Айгөлнең күп еллар дәвамында чиксез тырышлыгы нәтиҗәсе


Фикер өстәү