Мәдинә Маликова: «Көчәнеп язган әсәрләрдән тир исе килеп тора»

Татар әдәбиятында хатын-кызлардан беренче романист. Кискен фикерен кистереп әйтүче. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Таныдыгызмы? Сүзебез – Мәдинә Маликова турында. Язучы ничек көн күрә? Үзеңне ничек тонуста тотарга? Китапны халыкка җиткерүнең нинди юллары бар? Китап сатып, тормышны алып барып буламы? Тугызынчы дистәсен тутырып килүче язучы белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

– Бүген 18 яшьлек Мәдинәгә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Киңәшләрне мин үз-үземә яшьтән үк дөрес биргәнмен булып чыкты. Авылыбызда җидееллык мәктәпне тәмамлап, кулга мактау кәгазе алгач, мин Чаллыга барып, пароходка утырып, аның палубасындагы мичкәләрнең берсе өстендә төннәрен йоклый-йоклый, Казанга киттем. Укытучылар әзерли торган югары уку йорты якын гына, Алабугада да бар иде барын, әмма минем күңелем еракка ашкынды, биеккәрәк омтылды.

 – Сез, китап сатып баеп була, дип әйткән беренче язучы да әле. Ничек яшисез, баедыгызмы?

Язучылар арасында мин хәллеләрдән саналам. Һәрхәлдә: «Яңа роман язган идем, шуны китап итеп бастырып чыгарырга ярдәм итмәссезме икән?» – дип, беркем каршында да йөз суы түгеп басып торганым булмады. Хәзергечә әйтсәк, спонсорларым юк. Бурычка да батмадым. Татарстан китап нәшриятында мине, кайчан килсәм дә, ачык йөз белән каршы алалар, романнарымның, гомумән әсәрләремнең берсен дә яраксыз дип бәяләгәннәре юк, рәхмәт аларга. Табигый ки, алар алдан расланган план буенча эшлиләр. Мин исә кайчакта сабырсызланам, тәмамланган күләмле әсәремне шундук китап хәлендә күрәсем килә. Андый очракта китапны үз хисабыма бастырып, тиражын өемә кайтарып тутырып, аннары машина яллап, кибетләргә тарата идем.

Күләмле әсәр язу өчен хәтернең дә шәп булуы кирәк бит әле. Хәтер өчен ниндидер махсус күнекмәләр ясыйсызмы? Спорт белән дуслык ничек?

Ял иткәндә кроссвордлар чишәм, иртән физик күнегүләр ясыйм. Шахматны күптән ташладым, студент чагымда институт чемпионкасы идем югыйсә. Вакытны күп ала торган шөгыль бит ул. Яңа әсәр язарга тотынгач, шахмат уйнап утыра алмыйсың. Ә йөзәргә мин бик ярата идем. Кубага баргач, Кариб диңгезендә, Атлантик океанда йөздем, Япониядә сәяхәт иткәндә – Тын океанда. Безнең бакчабыз Казансу буенда бит. Җәйге эссе көннәрдә сәгатьләр буе судан чыкмый идем. Сиксән яшемә хәтле ярыйсы гына йөзә идем әле. Тик соңгы елларда безнең бакча янында Казансу саекты, ләмләнде, биздерде, башка урынга барырга күңел тартмады. Шактый еллар йөзгән юк инде.

Беренче гонорарыгызны хәтерлисезме? Аны нәрсәгә тоттыгыз?

– Аны онытып буламы? Өченче курска күчкән идем инде, гел «бишле»гә укыйм, югары стипендия алам, әмма туйганчы ашап булмый, акча җитми генә бит! Эш эзләргә ниятләдем, якындагы тегү фабрикасына барган идем, син булдырырлык эш юк бездә, диделәр. Шуннан киттем мин институтның комсомол комитетына. Анда мине яхшы беләләр иде, чөнки бик актив идем. Хәтердә: алар мине «Белем» җәмгыятенә җибәргәннәр иде, анда исә институтның бер кичәсендә доклад сөйләргә тәкъдим иттеләр. Бушка, билгеле. Мин шуны да эшләдем бит әле. Бу юлы исә: «Яшь сталинчы» газетасының редакциясенә барып, Бикжанова белән сөйләш әле син», –диделәр. Бардым, күрдем, сөйләштем. «Институт тормышыннан бер мәкалә язып китерсәң, яхшы булыр иде», – диде ул миңа. Яздым, илтеп бирдем. Ике көн үткәч, иртән радио тыңлый идем, газеталарга күзәтү тапшыралар. Шунда үз исемемне ишеткәч, куанычымның чиге булмады. Кулга гонорарын алгач сөенү тагын! Әлбәттә инде, институтның ашханәсендә туйганчы ашадым.

 – Быел биш томлылыгыз дөнья күрде. Бу сезнең өчен нинди вакыйга?

Татарстан китап нәшриятында күптән инде ун томлыгым планлаштырылган иде. Ул арада томнарны нәшер итү өчен Фәннәр академиясенең хәер-фатихасы кирәклеге беленде. Андагы галимнәр, Маликовага биш томлык та бик җиткән, дигән кебегрәк язып җибәргәннәр булса кирәк. Минем үзем белән сөйләшүне кирәк дип санамадылар, билгеле. Ни генә булмасын, аларның сүзе өскә чыкты. Кагыйдә буларак, томлыкларга язучының бар булган иҗаты тулаем туплана торган булса да, миңа кагылгач, ул тәртип бозылды. Повестьларым, хикәяләрем, пьесаларым, мәкаләләрем, зур галимнәрнең минем әсәрләрем турында язган саллы мәкаләләре, күренекле шәхесләрдән килгән хатлар, Мәскәү нәшриятларыннан җибәрелгән рецензияләр – берсе дә ул китапларга сыймады. Минем иҗатым турында пединститутның аспиранты Лилия Хисмәтова кандидатлык диссертациясе яклаган иде. Аның аннотациясенә дә урын бирелмәде.

Моңа минем эчем пошты, билгеле. Әмма томнар кулга кергәч, күңел күтәрелде, авыз ерылды – сөенеп туймыйм. Алар шундый матур, бертөрле кебек тә үзе, әмма һәркайсы аерым бертөсле. Һәрберсеннән җан җылысы бөркелә сыман. Мең рәхмәтләр укыйм Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәехка. Томнарымны бастырып чыгарыгыз әле, дип гариза язарга батырчылык итмәс идем, ул тәкъдим итте.

Иң катлаулы әсәр дип романнарыгызның кайсын атыйсыз?

Әлбәттә, беренчесен, «Шәфкать»не. Озак язылды. Әмма басылып чыккач, искиткеч яхшы бәяләнде. Миңа бик күп хатлар килде, режиссер Әхтәм Зарипов аның буенча дүрт серияле телевизион тапшыру эшләде, ул телевизордан күп тапкырлар күрсәтелде…

Язучы ялгызлык ярата, диләр, дөресме?

– Язучының төрлесе бар бит. Ике улым да мине күп сөйләшәсең дип тәнкыйтьлиләр. «Тел тегермәнем гел тартып тормаса, ни ашар идем?» – дип җавап бирәм. Ә бит, мин такылдаганны берәү генә булса да тыңласын иде, дип телисең. Ялгызны кем ишетә?

Мәдинә апа, гадәттә, язучының гаиләсе, балалары да күз уңында була. Гаиләдән уңдыгызмы, балаларыгыз өметләрегезне акладымы?

Зур өметләр баглый идем, дип әйтә алмыйм. Яхшы укысыннар, эшкә остарсыннар, дип тырышасың инде ул. Ике улым да университет тәмамладылар, программистлар. Олысы Ильясны кечкенә чагында ук шахмат уйнарга өйрәткән идем, чөнки үзем институтта укыган чагымда – беренче булган кеше. Ул бу шөгыль белән нык мавыкты, Татарстан суверенлыгын игълан иткәннән соң мәмләкәтебезнең беренче чемпионы булганлыгын горурланып искә ала.

Ирегез, шагыйрь Әхмәт абый Рәшитнең бакыйлыкка күчкәненә дә шактый вакыт узды. Сагындырамы? Ул нинди ир иде?

– Җырларда җырланганча, сагынмаган кая ул, дияргә генә кала. Без кырык биш ел бергә яшәдек. Билгеле инде, төрлесе кичте баштан, өйдә савыт-саба шылтырамый тормый, диләр бит. Әрекмән кәбестә түгел, адәм фәрештә түгел, диләр тагын. Әмма хәзер инде кайчандыр үпкәләшкән, ачуланышкан минутлар хәтердән юып алынган. Минем хәтеремдә ул гел елмаеп тора сыман.

Язучы булам дип хыялланган кешегә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Җырлый-җырлый, бии-бии языгыз, дияр идем. Язу сезнең өчен бәйрәм булсын. Тырышып-тырмашып, көчәнеп язган әсәрләрдән тир исе килеп тора, минемчә. Һәр тавык алтын күкәй генә салып тормаган кебек, каләмнән кәгазьгә өзелеп төшкән һәр сүз асылташ була алмас, билгеле. Ул хакта уйлаганда, мин Маяковскийның шигырен искә төшерәм: «Асылташка тиң бер сүзне эзләп, буш сүзләрнең тавын актарам». Анысына күнегергә кирәк.

Быел нинди әсәр языла башлады?

– Хәзерге вакытта яңа әсәр язуны үземә бурыч итеп кую дөрес булмас, дип уйлыйм. Аның өчен йөрәкнең җилкенүе, акылның үткенлеге кирәк, дип исәплим. Соңгы елларда романнарымны рус теленә авыштыру белән шөгыльләнәм. Ике китап әзерләп бастырдым иде, берсе хәтта ел китабы дип бәяләнде. Менә хәзер өченчесен әзерлим.

Блиц-сораштыру

Иң зур курку?

– Ач калу. Балачактан бәгырьгә сеңеп калган.

Иң зур теләк нинди?

– Сау-сәламәт булу.

Нинди тема, бәлки жанр сезгә катлаулы булды?

Драматургия… Шигърият… Һәм башкалар, дияр идем мин. Барча жанрларда да зур уңышларга ирешкән каләм иясен белмим мин. Әдәбиятның мәйданы яшәешнең үзе кебек үк чиксез, аны колачлап бетерү адәм баласының көченнән килмидер.

Адәм баласы гомерен туган көннәре белән саный. 88 яшьтә нинди сабак яки сынаулар узасыз? Бу ел сезнең өчен нинди ел булды?

– Сынаулар дигәне, Аллага шөкер, булмады. Ел гадәттәгечә узды: язны, җәйне, көзне бакчада хозурланып һәм булдыра алганча эшләп уздырдым, кыш җиткәч, компьютер каршына утырдым.

Бәхетле булу өчен хатын-кызга нәрсә кирәк?

– Һәр кешегә, ирме ул, хатын-кызмы, иң беренче чиратта кирәк нәрсә ул – исәнлек-саулык. Аннары эшеңнән уңу. Үзеңә тиң яр – пар табу. Кеше башына хәсрәтләр килә, берәүнең дә капчыгы буш түгел, диләр халыкта. Кайгыларны күтәрергә күп сабырлыклар кирәк. Башларымны ташка орырдай чакларым бар иде минем дә. Бүгенге көндә исә мин үземне бик бәхетле дип саныйм һәм хис итәм. Үз аягымда йөрим, теләгәнемне ашыйм, үз-үземне карыйм. Һәм һаман да каләмемне тибрәтәм. Шөкрана итеп туймыйм.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү