Аш-су остасы Рәмзия: «Авыл кешесен дә затлы ризыклар ашарга өйрәттек»

Чаллыда яшәүче Рәмзия Габдрахманова хуҗабикәләрнең эшен җиңеләйтә. Ул, өйгә килеп, табын әзерләп бирә. Бәлешен дә пешерә, кабымлыгын да ясап куя.

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Рәмзия, декрет ялыннан соң тормышын үзгәртеп җибәрергә була. Иренең: «Нәрсәгә тотынсаң да, сиңа терәк булырмын», – дип әйтүе канат куя да, ул ризыклар әзерли башлый.

– Мин бик тә кунак яратам. Кешеләр килүгә һәрчак суыткычым тулы тора. Өчпочмак, мантый, пилмәннәрне алдан ясап куям. Кул астымда һәрвакыт әзер шулпа бар. Кайчан килеп керсәләр дә, табын әзерләп каршы алам, – ди Рәмзия.

Ул – Актаныш кызы. Кечкенәдән театрда уйнарга хыялланган. Әмма хыялы тормышка ашмый кала. Педагогика институтына укырга кереп, әнисе кебек тәрбияче булу өчен белем ала.

–  Кеше гел бер урында тормаска тиеш. Күпмедер вакыттан соң табын әзерләүне дә башка юнәлешкә алыштырырмын, бәлки. Күз курка, кул эшли, диләр. Мин дә шулай. Булдыра алмыйм дип тормыйм, гел алга барам, – ди Рәмзия. – Мин башта ризыкны үзебез өчен әзерләдем. Табынны матур итеп корып куюыма сокланалар иде. Өйдә дә ресторанча итеп ашап була бит. Табын әзерләвемне башта бер кеше үтенде, аннан икенчесе. Әнә шулай эшем алга китте. Хәзер зур оешмаларга бәйрәм табыннары әзерләп бирәбез. Өч ярдәмчем бар. Алар белән бергә эшлибез. Табын әзерләүне ышанып тапшыра алсам да, ризыкларны үзем сатыа алам. Аның үз тәртибе бар. Табынга яшелчә, җиләк-җимешләрне көнендә сатып алырга кирәк. Һәр ризыгыбыз сыйфатлы булсын, дим. Хәзер инде күпме кешелек өстәлгә никадәр әйбер кирәген дә санарга өйрәндем.

Рәмзия кабымлыкларны бик оста ясый. Аларның рецептларын интернеттан ала, рестораннарга баргач, анда ничек эшләгәннәрен дә чамалап кайта икән.

– Ризык әзерли башлаячагымны әтигә әйткәч, «Берәр юньле эш юкмы соң?» – дигән иде. Башта аңлап бетермәде. Мин аңадан табынга куярга такталар ясап бирүен сорадым да, менә күрерсең әле, дигән булдым. Әтием – балта остасы. Ул миңа 200дән артык такта ясап бирде инде, – ди Рәмзия.

Табын әзерләү хезмәте күрсәтүенә бер ел узып та киткән. Рәмзия: «Авыл кешесен дә затлы ризыклар ашарга өйрәттек», – ди.

– Элек бутерброд дисәк, хәзер аларны брускетка дип йөртәләр. Аны төрлечә ясап була бит. Кайчак заказ бирүчегә диңгез ризыклары, ят яшелчәләр белән әзерлик, дим. Алар куркып кала. Ашарлармы икән, диләр. Сөйләшә торгач, 10ны гына ясагыз, диләр. Икенче тапкыр инде нәкъ менә чит-ят ризыкны күп итеп, иң беренче сорыйлар, – ди Рәмзия. – Үз эшеңне башлаганда куркып торырга кирәкми. Кесәгездә акча һәм теләгегез бар икән, тизрәк аны тормышка ашырыгыз. Яраткан эшеңнән тәм табып яшәү бик рәхәт.

Рәмзия Габдрахмановадан тиз генә әзерләнә торган кабымлык рецепты

Моның өчен бер пачка коры печенье, эремчектән ясалган (творожный) сыр, кызыл уылдык кирәк була. Печенье өстенә сыр сылыйбыз һәм уылдык салабыз. Аның өстен  укроп яки петрушка белән бизибез.

 


Фикер өстәү