Бүген Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең көндез тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә -13…-18 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Көндез термометр баганалары -8…-13 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшемнәр көтелми. Бозлавык булу сәбәпле, юлларда сак һәм игътибарлы булу сорала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat