Янгын чыгып, театр җитәкчесенең гаиләсе урамда калган

Бүген Олы Мәңгәр авылында яшәүче Сәләхетдиновларның хуҗалыгында янгын чыгып, гаилә бернәрсәсез урамда калган. Йорт хуҗасы Рафис “Әкият иле” курчак театры җитәкчесе, Олы Мәңгәр авылы халык театры режиссеры булып эшли.

– Мунчаларныа ут капкан аларның. Өсләренә кигән бер кат кием белән урамда кладылар. Лапас тулы маллары да тереләй янып үлде. Үзләренең күпме хезмәте кергән өе көлгә әйләнде.Бик тырыш гаилә алар. Уттан калмый шул, – ди Олы Мәңгәр авылы җирлеге башлыгы Фәрилдә Филатова.Авылдашалыр бу гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм дә оештырган. Әкренләп акча җыя башлаганнар. Булышырга теләүчеләр Рәзинә Гаделҗан кызы Сәләхетдинова исемендәге Саклык һәм Ак Барс карталарына акча күчерә ала. Карталар 8 950 314-98-75 номерына беркетелгән.


Фикер өстәү