Путин пенсионерларны ТКХ өчен түләү комиссиясеннән азат итәргә кушты

Россия пенсионерлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия түләмәячәк. Бу хакта парламентның түбән палатасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдерде.

Парламентарий сүзләренчә, башта инициатива торак-коммуналь хуҗалык комиссияләреннән мохтаҗ пенсионерларны гына азат итүне күздә тоткан. РФ Президенты Владимир Путин бу карарны хуплаган, әмма төзәтмәләр кертергә кушкан.

«Бу карар барлык пенсионерларга да кагылырга тиеш, Путин моны фракцияләр җитәкчеләре белән очрашуда таләп итте», — дип сөйләде ул журналистларга.


Фикер өстәү