«Бердәм Россия» сайлауларга Путин кандидатурасын бертавыштан хуплады

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең XXI съезды Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елда узачак сайлауларда үз-үзен тәкъдим итүен бертавыштан кабул итте. Тавыш бирүне партия рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгы 8 декабрьдә — Ватан Геройлары көне уңаеннан тантанада яңа президент сайлауларында катнашуы турында хәбәр итте. Кичә аның үз-үзен тәкъдим итүен 750дән артык кешедән гыйбарәт инициативалы сайлаучылар төркеме хуплады.

Сайлаулар өч көн дәвамында — 2024 елның 15-17 мартында узачак.

/Татар-информ


Фикер өстәү