Балтач районының Янгул авылында янгын: гаилә бернәрсәсез урамда калган, Коръән янмаган!

Бүген чыккан янгын Роза Гыйльмуллинаның йортын көлгә әйләндерә. Тышы утырып калса да, эче янып бетә. Ни гаҗәп, шушы янгында Корьән китабына ут капмый.

Роза апа газетабызның дусты, халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевның кодагые икән.

– 22 ел ел элек аларның йортлары янган иде инде. Ул чакта ире уттан чыга алмый калды. 4 декабрь иде ул. Менә тагын гыйнвар аенда йортсыз калдылар. Ул өйнең тышы бар, эче янып беткән. Төтене дә чыкмады аның. Күрмәдек тә. Бигрәк авыр хәл, – ди Әмир абый.

Роза апа ике кыз үстергән. Гөлназы Әмир абый килене, Гөлсинәсе әнисе белән яшәгән. Гөлсинәнең авыру баласы да бар. Кызда ДЦП диагнозы икән.

– Дилә исемле бик матур гына кыз бала ул. Быел укырга да керде, – ди Әмир абый.

Роза апаның хәле авыр. Ятып кына тора. Әлегә күршеләрендә яшәп торалар. Аңа шалтыраткач, телефонны Гөлүзә апа алды. Күрше дигәч тә, чит кеше түгел икән, мәрхүм туганы Шамилнең хатыны.

– Әле ярый бүген юлларны чистартып бетергәннәр иде. Янгын сүндерү машиналары керә алды. Розалар бернәрсәләрен алып чыга алмаганнар. Бер кат кием белән урамда калдылар. Диләнең мәктәпкә барасы әйберләре дә янып беткән, – ди Гөлүзә апа.

Әлеге гаиләгә ярдәм кирәк. Булышырга теләүчеләр Роза Камил кызы Гыйльмуллина исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89196995648 номерына беркетелгән.


Фикер өстәү