Казан урамнарын кар өемнәреннән тулысынча чистарту өчен бер атна кирәк булачак

Казанда, нормативлар буенча, шәһәр юлларыннан кар өч көн эчендә чыгарыла. Әмма хәзерге һава шартларында моңа бер атна вакыт кирәк булачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан башкаласы Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов хәбәр итте.

«Көнгә берничә тапкыр барлык юлларны үтәргә туры килә, кар өемнәре көн саен арта бара. Без, әлбәттә, чыгарабыз, әмма барысын да берьюлы алып чыгу мөмкинлеге юк «, — дип сөйләде спикер.

«17 гыйнварда барлыгы 44 мм явым-төшем булды, бу айлык норманың 95%ын тәшкил итә. Көн саен юлларга дүрт көн эчендә уртача 1,1 мең берәмлектән артык техника чыккан. Көн саен юлларда 750дән артык эшче хезмәт куя. Төп бурыч — юлларны чистарту һәм кар чыгару», — дип ассызыклады Сәләхетдинов.

Аның сүзләренә караганда, Казанда 17 гыйнварда кертелгән «Буран» оператив планы дүшәмбегә, 22 гыйнварга кадәр озайтылды.


Фикер өстәү