Татарстанда һава торышында үзгәрешләр көтелә

Бүген, 18 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартларының кабат начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе төнендә  республикада, шул исәптән Казанда да, 15-17 м/с кадәр тизлектә көчле җил исәчәк. Шушы вакытка ук күз күреме 1000 метрдан кимрәк булган буран фаразлана.

Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә юлларында бозлавык сакланачак.

 


Фикер өстәү