Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга: «Сезнең һәр эшегез кадерле»

Аларны ерак сәфәр дә куркытмый. Бер генә теләк белән яшиләр: белгәнне, булдыра алганны башкаларга өйрәтеп калдыру. Сүзем – Татарстанның ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы өлкәннәре турында. Шушы көннәрдә оешма еллык эшенә йомгак ясады.

Утырыш Татарстан Дәүләт Советында узды. Иң элек быел барлыкка килгән оешмаларны бүләкләп үттеләр.

– Яңа оешкан оешмалар арасында бәйге уздырдык. 58 оешма катнашты. Эшләрегезгә сокланырлык. Без оешмаларның саны артуга чиксез шатбыз. Без өлкәннәрнең ярдәмен быел аеруча тойдык. Аларның кул җылысы кергән оекбашлар махсус хәрби операциядәге егетләрне җылыта. Алар егетләргә ни генә җибәрми! Токмачын да кисә, чәкчәген дә пешерә, – ди Татарстанның ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.

Кайбыч районының Колангы авылы ветераннар советы рәисе Лилия Федотова да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм турында сөйләде:

– Безнең оешмада 150дән артык пенсионер бар. Барыбыз да егетләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Берәүләр гуманитар ярдәм җыя, икенчеләр бәйләп бирә, өченчеләр күчтәнәч әзерли, – ди ул. – Мондый чакта бердәмлек кирәк. Без мәктәп укучылары белән дә аралашып торабыз. Төрле чаралар оештырабыз. Шунысы сөендерә: буыннар арасындагы җылылык саклана.

Бүләкләүдән соң киләсе 2024 елда башкарылачак эшләргә дә тукталдылар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап әзерләнә торган проектларны да барладылар. Ветераннар советы, сугыш хатирләрен яңартып, «80 еллыкка 80 истәлек» дигән чара әзерли. Алар сугышны күргән кешеләрдән истәлекләр җыялар. Әлеге проектта 118 кеше катнаша. Аларның 60ы – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 58е исә – сугыш ветераннары. Республиканың 42 районыннан өлкәннәр турында мәгълүматлар килеп ирешкән инде.

Инде күп тапкыр язганыбыз да бар: өлкәннәр бер дә тик тора алмый. Алар гел хәрәкәттә, эзләнүдә. Киләсе елда да гореф-гадәтләрне саклап, мәдәни мирасыбызны барлап яшәргә җыеналар. Аларның шушы исемдә проектлары да бар. Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре белән бергә яңадан-яңа чаралар уздырмакчылар.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да өлкәннәрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде.

– Сезнең һәр эшегез кадерле. Яшь буын белән эшләвегез, аларга тәрбия бирүдә катнашуыгыз мактауга лаек. Күпмилләтле республикада яшәп, һәр халыкның гореф-гадәтләрен саклыйбыз. Монда сезнең өлеш зур. Сез милләтнең байлыгын яшь буынга тапшырасыз. Бар эшегез өчен рәхмәт, – ди Дәүләт Советы Рәисе.


Фикер өстәү