18 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара мигрантлар көне

1990 елның 18 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы барлык мигрант-эшчеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау турында Халыкара Конвенция кабул итә. Ун елдан соң, 2000 елның 4 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы халыкара мигрантлар көнен оештыра.

 Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек бүлекләре көне

Бу көн РФ Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән билгеләнә. Бүлекләрнең төп бурычлары: РФ Эчке эшләр органнарына хокуксыз максатлар куючы затларның үтеп керүен тыю; эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү; эчке эшләр органнарыннан хезмәттән азат ителгән затларны, шулай ук аларның якыннарын дәүләт ягыннан яклавын оештыру.

 ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне

18 декабрьдә Россиядә ЗАГС органнарының барлык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Россиядә ЗАГС органнары тарихы 1917 елның 18 декабрендә башлана. Бу көнне «гражданлык никахы, балалар һәм хәл актлары китапларын алып бару турында»гы декретка кул куела.

Казан губернасы

1708 елның 18 декабрендә Петр I сигез губерна оештыру турындагы указга кул куя. Шулай итеп Казан губернасы төзелә. Аның составына Казан, Свияж, Пенза, Сембер, Уфа, Әстерхан һәм башка воеводстволар, 37 шәһәр һәм 35 шәһәр яны керә,  халык саны 590 меңгә якын  тәшкил итә.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү