Газетага язылу

Эш барса, уйнарга ярый: «Игенче» хуҗалыгында эшләүчеләр КВНда Гран-при яулады

Алар сыер да сава, җир дә эшкәртә, ашлык та суктыра, малларны да дәвалый һәм... шәп итеп шаярта, җырлый, спортта да булдыра. Саба районындагы «Игенче» хуҗалыгында эшләүчеләр «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының зур фестивалендә Гран-прига ия булды. Эш белән ялны берләштереп, уңышларга ирешкән хуҗалык егетләренең үзләре белән сөйләштек.

Эш барса, уйнарга ярый:  «Игенче» хуҗалыгында эшләүчеләр КВНда Гран-при яулады
Фото: Татар КВН лигасының матбугат хезмәте

Бөлгенлеккә төшкән «Игенче» хуҗалыгына 2016 елда яңа сулыш өрәләр. Бүген ул сигез авылны үз канаты астына алган. 200 гә якын хезмәткәре булган хуҗалыкта яшьләр дә күп эшли.

– Бездә читтән килеп эшләүчеләр юк. Барысы да үзебезнең кызлар һәм егетләр. Ике бүлекчәдә дә ферма, автопарк, мастерской, ындыр табаклары эшли. Агроном, инженер, механикларның барысы да – яшьләр, – ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов. – Алдан юл салмыйча, үрнәк күрсәтмичә, нидер эшләмичә генә булмый. Ни генә дисәк тә, барыбер алдан җитәкче сукмак салырга тиеш. Ләкин командаңда сине күтәреп алучылар, «Әйдә, эшлибез!» – дип торучылар булмаса, ялгызың гына берни дә эшләп булмый. КВНда катнашуга килгәндә, без районның Яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә. Узган ел алар КВНга команда сорадылар да, егет һәм кызларга тәкъдим итеп карадым. Кызу эш вакыты булуга карамастан, минем сүзне күтәреп алдылар. Утырып сөйләштек тә, команда тупладык.

 

 Шулай итеп механик, механизатор, сыер савучы, хисапчы һәм мал табибыннан торган команда туплана. Районда беренче урынга чыгалар да республикакүләм ярышта көч сынашалар.

– Команда берничә көн дәвамында Яшел Үзән шәһәренә барып әзерләнде. Ярыш буласы көнне аларга 25 кеше көч биреп торырга бардык. Үземнең дә КВНны беренче тапкыр гына каравым иде. Өметләнсәк тә, 25 команда арасыннан бу кадәр үк зур уңышка ирешербез, дип көтмәгән идек, чөнки анда бик көчле коллективлар катнашты, – ди хуҗалык җитәкчесе. –  Кешенең күпчелек вакыты эштә уза. Анда тыныч, рәхәт һәм дустанә мохит булганда, эшләү күңелле. Егетләр эштә генә түгел, спортта да, мәдәни чараларда да бергә. Алар белән горурланып, алга таба эшләргә көч һәм энергия алып кайттык. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләп тә, республика күләмендәге шундый чараларда катнашып, җиңү яулап булуына инандык. Без үзебезне генә түгел, гомумән, җир кешесенең абруен Татарстан күләмендә күрсәтә алдык. Чөнки хезмәт коллективлары арасыннан бер без генә идек.              

Алмаз Зарипов әйтүенчә, уңышның тагын бер сере – гадилектә. Алар команданы да «Игенче» дип атаган, сәхнәгә дә эш киеменнән чыккан.

 

– Җиңеп алган акчаны үзара бүлештеләр. Спорт ярышларында катнашучыларны да, башка төрле активлык күрсәтүчеләрне дә игътибарсыз калдырганыбыз юк. Премия бирүдән тыш, Сабан туе, Авыл хезмәтчәннәре көнендә дә зурлыйбыз үзләрен. Кыш буе хоккей уйнаган егетләр белән Казанга «Ак барс» командасының плей-офф уеннарын карарга барабыз. Әниләр көнендә хатын-кызларны төрле театрларга алып киләбез, – ди Алмаз Зарипов.

 

Казанда җиңү яулаган командада механизатор Айзат Сәмигуллин да бар. Иң яраткан шөгыльләремнең берсе кабинада җырлау, дип елмая ул.

– Без – музыкаль гаилә. Мәрхүм әтием гармунчы иде, әнием җырларга ярата, абыем – профессиональ баянчы. Миңа алардан җырлау һәм сәхнәдә чыгыш ясау сәләте күчкән. Сәхнәдә чыгыш ясау да якын, ә үземнең хезмәттәшләр белән йөрү тагын да күңеллерәк. Ул безне тагын да берләштерә. Татар телендә чыгыш ясагач, бигрәк тә рәхәт, – ди ул.

Казанда зур сәхнәдә чыгыш ясауның рәхәтлеге белән бергә авырлыклары да булган.

 

– Минем инде моңа кадәр зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганым бар иде. Ә башкалар өчен беренче тәҗрибә булды. Җиңү яулагач, бик сөендек, әлбәттә. Башка командалар составында да чыгыш ясаганым бар иде, ә инде эш урыныңнан бару икеләтә җаваплылык һәм горурлык өсти. Шуны әйтәсем килә: авылда яшәп, авыл хуҗалыгында эшләп тә, актив, матур һәм күңелле тормыш алып барып була. Иң мөһиме – теләк булу кирәк. Ул булса, җирен дә эшкәртеп, ашлыгын да суктырып, җырын да җырлап, чараларда да катнашып була, – ди Өтернәс авылы механизаторы Айзат.     

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
                   

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре