Газетага язылу

«Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде»: Түбән Камадагы фаҗигадә янгын сүндерүче һәлак булган

Кичә хәрби бурычын үтәгәндә Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама филиалы отрядының 29нчы янгын сүндерү часте коткаручысы – отряд командиры Марат Назипов һәлак булды.

«Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде»: Түбән Камадагы фаҗигадә янгын сүндерүче һәлак булган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ул дежур каравыл составында фаҗига килеп чыккан урынга килеп җитүгә, кичекмәстән янгын сүндерү һәм кешеләрне коткаруга әзерләнү эшләренә керешкән.  Шулвакыт кинәт шартлау булып, 27 яшьлек Марат Назиповның гомерен өзгән. Коткару-эзләү эшләрен башкарганда һәм янгын сүндергәндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 29нчы янгын сүндерү частеннән тагын өч коткаручы зыян күргән.  

Марат Назипов 2021 елда Түбән Кама политехника көллиятен тәмамлаганнан соң хезмәтен гади янгын сүндерүче вазыйфасында башлап җибәрә. 2024 елда часть бүлеге командиры итеп билгеләнә. Коллегалары Маратны югары дәрәҗәдә һөнәри әзерлекле, янгын сүндерүдә зур тәҗрибә тупларга өлгергән хезмәткәр буларак искә ала. Ул һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер булып, Россия МЧС коткаручысы исеменә тап төшерми. Яшь кенә булуына карамастан, җитәкчелек тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.

2024 елгы эш йомгаклары буенча отрядның Мактау тактасына кертелә. МЧС Марат Назиповның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камадагы янгында кешеләр үлеменнән соң өч көнлек матәм игълан ителде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре