Газетага язылу

Түбән Камадагы янгында кешеләр үлеменнән соң өч көнлек матәм игълан ителде

«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында кешеләр һәлак булганнан соң өч көнлек матәм игълан иттелде, дип хәбәр итте шәһәр мэры Радмир Беляев.

Бу көннәрдә шәһәрдә барлык күңел ачу һәм массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылачак, ә биналарда дәүләт флаглары төшереләчәк.

"Бу кайгы һәм ярдәм вакыты. Югалту газабын һәлак булганнарның гаиләләре белән уртаклашабыз.
Түбән Кама, Без бергә", - дип язган Беляев социаль челтәрләрдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре