Моңа кадәр дә әти-әниләр өчен мондый чараның оештырылганы бар иде. Тик быел алар сынауга балалар белән бергәләп килде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да әлеге акциядән читтә калмады. Әти-әниләр белән аралашып, БДИның нечкәлекләре һәм 9 нчы сыйныфтан соң дүрт имтихан урынына икене генә тапшыру мөмкинлеге турында сөйләде. Шпаргалка яcамаска, бары үз белемнәренә генә таянырга кирәклеген искәртте:
– Акция берничә көн дәвам итә. Бүген 2 меңнән артык кеше катнашты. 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән килде. Төп максат – әти-әниләргә, балаларга имтиханга керү, аны уздыру тәртибен күрсәтү. Без шулар белән таныштырдык та. Әти-әниләр рәхмәт әйтә. Өйдә баланы имтиханга озатып, кайтуын көтеп утыруга караганда, үз күзләребез белән күреп, аңлау күпкә файдалырак, диләр. Кайбер егет һәм кызлар: «Бар да яхшы булачак», – дип, әти-әниләрен үзләре тынычландырган. Бу безне бик сөендерә. Димәк, балалар үз белемнәренә ышана.
Тәрҗемәче булып эшләүче Ләйлә Шакирова да үзен сынап карарга булган. Дөрес, ул да дулкынлана. Шулай да сер бирмәскә тырыша.
– Соңгы вакытта БДИ дип, безне хафага салалар. Ләкин бала тырышып укыганда, куркыныч түгел икәнен аңлыйсың. Шуңа күрә башка әти-әниләргә дә, балаларына артык басым ясамыйча, имтиханны әйбәт кенә бирәсең, дип аңлатырга кирәк, – ди Ләйлә Шакирова. – Улыма да, үземә дә гуманитар юнәлеш якынрак. Шуңа күрә математика авыррак бирелә. Яшермим, мәктәптә әлеге фәнне мәҗбүри укыдым. Әмма тырышлыгым аркасында сынауны яхшы билгеләргә бирдем. Улым Аяз да төнге сәгать 2 гә кадәр сынауларга әзерләнә. 149 нчы лицейда төпле белем бирәләр. Репетиторларга йөрми. Лицейдагы укытучылар белән генә шөгыльләнә. Ул белеменә ышангач, без дә үзебезне тыныч хис итәбез.
Сәлимовлар өчен БДИ ерактарак әле. Рамзан 9 нчы сыйныфта укый. Әмма ул белемен алдан сынап карарга булган. Имтиханга катнашырга әнисе Диләне дә үгетләгән.
– Төн буе йокламадым. Курку хисе бар, әлбәттә. Мәктәпне тәмамлаганга 20 ел бит инде. Программалар да гел үзгәреп тора, – ди Дилә ханым. – Икътисадчы булып эшлим. Шуңа да карамастан, математикадан күп нәрсә онытылган. Улым белән бергәләп кабатларга туры килде. Тестлар чиштек. Кабатлагач, искә төшә. Кайчан да булса, бер тәвәккәлләргә кирәк иде инде.
Рамзан киләчәктә IT юнәлешне сайларга җыена. Хәзерге вакытта КФУ уздырган курсларга йөри. Чыгымнар кесәгә сукмый түгел. Өч фән буенча шөгыльләнү елына 70 мең сумга төшә икән. Атнага бер мәртәбә дигән сүз бу.

– БДИ кирәк дип саныйм. Белемне сынап карау бит ул. Киләчәк шул имтиханга бәйле. Аны яхшы балларга тапшырып, илнең төрле вузына укырга кереп була. Курку хисе юк. Хәзер бит әти-әниләр балаларга караганда күбрәк борчыла, – ди Рамзан.
Әти-әниләрнең имтиханнан чыкканын да көтеп тордык. Кемдер бик тиз чыкты. Биремнәрне чишәргә бер сәгать вакыт бирелгән иде. «Мантыйкны тикшерә торган биремнәр эләкте. Аларны җиңел чиштем. Ә менә формулалар онытылган. Нәтиҗәсе түгел, монда катнашып карау мөһим иде», – диде алар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез