«Картадагы акча – кулдагы акча түгел инде ул», – дигән минем кебекләр көннән-көн сирәк очрый. Хәтта үземә дә аптырап караучылар, «Син акча белән түлисеңмени?!» – дип, гаҗәпләнеп тә, беркадәр борын чөеп тә әйтүчеләр булгалады. Исем китми, үземә шулай рәхәт, тик йөрим элеккечә янчык тотып.
Ә күпләр хәзер пенсия акчасын да картага гына күчертә. Авылда пенсионерлар шактый, шуларның нибары унбишләбе генә хат ташучы аша «тере» акча ала дип беләм. Сөт акчасы да күп еллар инде картага гына күчә. Аерым кешеләр белән алыш-биреш тә күп очракта картадан картага эшләнә. Түләүләр дә. Кыскасы, авылда да өйләрендә бер сум «тере» акчасы булмаганнарга аптырый торган заман түгел. Һәр кешенең үз картасы. Кызык, шулай булгач, гаиләдәге уртак акча кем кулында икән хәзер?
– Элек бөтенебез дә «тере» акча алганда, бездә билгеле бер урын бар, бөтен кеше дә акчасын шунда алып кайтып куя һәм һәркем үзенә кирәк булганда шуннан ала иде. Ай ахырында җыйналган, калган акчаны кассага сала идек. Акчаны тиененә кадәр санап, бер-беребездән отчет сорап яшәмәдек. Хәзер исә һәркем үз акчасын үзе тота бездә. Улыбыз белән киленебез балаларга, үзләренә кирәк-ярак ала, мәктәптә ашау, балалар бакчасына түләү дә алар өстендә. Без пенсиядән, сөт-ит саткан акчадан түләүләрне түлибез, гаиләбезгә азык-төлек, малларга печәнен, онын алабыз. Зуррак әйберләр алганда берләшәбез дә шунда. Акча мәсьәләсендә сүз чыкканы юк. Карталарда акча күбрәк җыйналса, аны саклауга салып куябыз, элекке кебек өйдә акча тотканыбыз юк. Дөрес, кайчакта кирәге чыгар дип, бераз «тере» акча тотабыз. Анысы сәдакага өләшергә, үлемтеккә дип ваклаткан акчалар гына. Аларны запаслап куярга, бетермәскә тырышабыз, – дип сөйли танышым. Өч буын бер түбә астында аңлашып, килешеп яшәгән гаиләләрдә хәлләр гадәттә шулайрак хәзер.
Арада сирәк булса да, элекке гадәт буенча, пенсия акчасын тиенләп җыеп баручы өлкәннәр дә очрый. Акча җыюның мәгънәсе юклыгын алар инде аңлый да, кабул итә дә алмый. Әмма барысы да андый түгел.
– Пенсиямне почта аша алам, кул куеп алуга, гомергә киленемә бирдем. Акча белән нишлим инде?! Мине алар карый, ашата, киендерә, тәрбияли бит. Тормыш минем өстә түгел дип, шөкер итә-итә бирәм. Яшь чакта акча минем кулда иде. Ашаган белми, тураган белә дигән кебек, акча тотуның авырлыгы күп аның. Җиткерергә дә кирәк, бөтен кешенең көен көйләргә дә, әле «мая»га да өлеш калдырасы... Алып кайтып биргән кешегә күп тоела, тота башлагач, тиз кими... Авыл җирендә акчаны гомергә санап бирделәр, шуңа күрә, улым өйләнеп, безнең белән яши калсалар, «касса»ны аларга тапшырам, дидем. Һәм сүземдә тордым: киленемә бирдем. Аңа карап, улым да акчага тилмереп тормады, без дә кадерсез булмадык. Яшь вакытта власть та, акча да кирәк, ә олыгайгач, үз кадереңне җибәрмичә, бар яктан аларга вакытында юл бирергә кирәк. Аларның күпме акча алганы, нәрсәгә тотканнары белән дә вакланганым юк, тормышны үзләре теләгәнчә алып баралар. Безгә хәзер акча түгел, тынычлык һәм кадер-хөрмәт кенә кирәк инде, – дип сөйли икенчесе.
– Өйләнешкәнче үк икебез ике шәһәрдән ипотекага берәр бүлмәле фатир алган идек. Икебез дә үз акчабыздан шуны түлибез. Бер үк җирдә эшлибез, бер чама акча алабыз. Уртак карта булдырдык та ай саен икебез дә шунда унбишәр мең сум акча салабыз. Гаиләбез зур булмагач, ул акча ашау-эчүгә, түләүләргә, вак-төяк кирәк-яракка тотыла. Зуррак чыгымнарны да уртак түлибез. Артып калган акча һәркемнең үз картасында җыйнала. Аңа карап, «минеке-синеке» дигән бүленеш булганы юк. Әлегә ипотекаларны тизрәк түләп бетерергә иде, дип тырышабыз. Акчага урын бар, аның кем кулында булуы мөһим дә түгел, булып торсын ул, – ди тагын берсе.
Бар кеше дә, бар гаиләләр дә шушылай яшәсә, бик шәп булыр иде, шулай бит? Тик акча булган җирдә һәрчак гаделлек була алмый, тавыш та чыккалый. Акча белән акыллы итеп идарә итү сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән. Күп очракта ул үзе безнең белән шәп идарә итә...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез