«Без аларга җиңел түгел икәнен беләбез»: Татарстан хәрбиләргә ничек ярдәм итә?

Махсус хәрби операциядәге егетләргә туган яктан нинди генә күчтәнәч китми. Газизләренә якыннары иң тәмлесен ашатырга, иң җылысын кидерергә тели. Аларга Ватанны саклар өчен барлык мөмкинлекләр тусын дип, кулдан килгәнне башкаралар. Егетләргә ярдәм итмәгән бер генә авыл, бер генә йорт та калмагандыр. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша.

Шушы көннәрдә Апастан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм төягән машиналар кузгалды. Егетләр янына район башлыгы Айрат Җиһаншин да киткән. Апас егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 4 мич-«буржуйка» ясап тапшырган. Хатын-кызлар өй токмачы әзерләгән, яралыларны ташу өчен махсус носилкалар теккәннәр.

Кукмаралылар да читтә калмый. Волонтерлар Алсу Шәйхетдинова һәм Гүзәл Аввакумова социаль челтәрләрдә махсус ярдәмләшү төркеме төзегән. Биредә республиканың башка районнарыннан, Киров, Кизнер, Сахалин һәм башка өлкәләрдән дә, егетләргә дип, акча күчерүчеләр бар икән. Район халкы да теләп кушыла.

Кукмарада егетләр өчен кирәк-ярак тегүче цех та бар. Анда 40тан артык тегүче эшли. Алар СВОга балаклава, маскхалатлар, термо киемнәр җибәргән. Яңа Комар авылыннан эретеп ябыштыручы Илһам Сәхәбиев, Кукмарадан Артур Хәйбуллин ярдәме белән 40 данә мич-шәм һәм 55тән артык мич-буржуйка җибәрелгән.

Актаныш егетләренә туган яктан броньлы УАЗ Патриот автомобилен тапшырганнар. Аларга якыннарыннан исемле посылкалар, күчтәнәчләр дә барып җиткән инде.

Зәй

Зәй районының Шыкмай авылыннан Назыйм Минһаҗев махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дисбеләр әзерләп җибәргән. Ул Зәйдә маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар янында да еш була. Әлеге игелекле затларга һәрвакыт баллы күчтәнәчләрен дә алып килә, челтәр үрү өчен материаллар алуга акчалата да ярдәм итә. Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен, авылда окоп шәмнәре ясау эшен дә оештырган.

– Кичтән авылдашларга, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә окоп шәмнәре ясарга алыныйк әле, дип мөрәҗәгать иткән идем. Ә икенче көнне иртәнге сәгать 8дә клубка шәм ясарга җыелдык та инде. Клуб салкын булса да, ясаган шәмнәргә карап күңелләребез җылына, – ди Назыйм абый.

Казанның Константиновка бистәсендә яшәүчеләр дә читтә калмый. Мәдәният йорты директоры Наталья Фәритова әйтүенчә, егетләр туган як җылысын тагын да ныграк тойсын өчен, алар тәмле чәйләр җибәрәләр. Чәй янына баллы ризыклар да әзерләнә.

– Егетләр ни сорый, шуны җыеп бирергә тырышабыз. Арада, яраланып, госпитальләрдә ятучылар да бар бит. Алар өчен дә кирәк-ярак әзерләдек. Шәмнәр дә ясадык. Үз куллары белән картиналар ясап җибәрүчеләр дә бар. Аеруча мәдәният йорты каршында урнашкан «Жизнелюб» клубына йөрүчеләр актив. Алар нинди генә эш булмасын, бик теләп башкара, – ди ул. – Шунысы сөендерә: әзерләгән күчтәнәчләр егетләргә барып җитә. Алар безгә рәхмәт әйтеп, видеохәбәрләр юллыйлар. Бер генә теләк – илебезне саклаган егетләребез исән-имин булсын. Тизрәк дөньялар тынычлансын иде.

Мамадыш районының Югары Сон авылы кызлары исә, егетләргә дип, пилмән бөккән.

– Иң тәмлесен ашатасы килә бит. Чәкчәген дә пешерәбез. Оекбашын да бәйлибез. Алар үзләре зарлана белми. Әмма без аларга җиңел түгел икәнен беләбез, – ди мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарипова.

…Шушы көннәрдә ике атналык ялга кайткан гаилә дустыбызны тагын махсус хәрби операциягә озаттык. «Без бергә көчле. Үзем монда булсам да, күңелем белән егетләр янында мин. Ашарга җитәрлек, киемебез бар», – ди Сабадан Илнар Хаев. Сүз ияреп, тычканнар хакында сораштым. Татарстаннан килгән мәчеләрдә бар өмет, ди. Шул песиләргә дә тәмле күчтәнәчләр алып китә әле.

– Әти-әни безне бердәм булырга өйрәтте. Бер телем икмәкне дә бүлешеп ашаган кешеләр без. Ә инде СВОда яңадан шушы хисләр барлыкка килде. Тормышка караш бөтенләй үзгәрде. Монда ялга кайткач та, күңел тыныч түгел. Бер егетебез минага баскан, икенчеләр алгы сызыкта, өченчесе, мин килгәч, ялга кайтачак. Илебез тыныч булсын өчен, без анда кирәк, – диде ул. – Ят җирләрдә, басу-кырларда ятсак та, тылдагылар безне ташламый. Һәр кешегә, аеруча балаларга матур хатлары өчен мең рәхмәт. Җиңү белән кайту язсын безгә!

 

 


Фикер өстәү