Ел азагына кадәр Үзәк банкның төп ставкасы нинди булачагын әйттеләр

Россия Үзәк банкының бүгенге төп ставкасы – 16% дәрәҗәсендә. Әмма ул ел азагына кадәр үзгәрәчәк. Төп ставка быел икенче яртыеллыкта кими башларга мөмкин. Сбербанк башлыгы Герман Греф банкның узган елгы финанс нәтиҗәләре буенча видеоконференциядә шул хакта белдергән.

“Ел азагына кадәр ставкалар үзгәрәчәк. Үзәк банк Рәисе икенче яртыеллыкта аларның кими башлау ихтималын әйтте. Инфляция темпының кимүен күреп торабыз, 5,5 процентка кадәр төште. Алга таба инфляциянең көчәю сәбәпләрен күрмибез”, – дигән Греф.

“Ставкаларның бүгенге дәрәҗәдә калмаячагы көн кебек ачык. Инфляция 5,5% булганда, төп ставка 16% дәрәҗәсендә кала алмый. Ел азагында аның 11-12% тәшкил итәчәген күздә тотабыз”, – дип билгеләп үткән Сбербанк башлыгы.

Бүген иртән Сбербанк узган елдагы чиста табышының рекордлы күрсәткечкә җитүе турында хисап тоткан. Ул 1,503 триллион сумга җиткән. 2021 елгы нәтиҗәгә (1,246 триллион сум) караганда, 21 процентка зуррак сан бу.


Фикер өстәү