Депутатлар балигъ булмаганнарга тәмәке тарту рөхсәт ителгән биналарда булуны тыйды

Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышында балалар арасында тәмәке һәм никотинлы продукция куллануга каршы закон проектын хупладылар.

Документ балигъ булмаганнарны кальян, тәмәке тарту һәм никотинлы продукция куллану рөхсәт ителгән учреждениеләргә кертүне тыя.

– Балаларның кальян, тәмәке тарту һәм никотинлы продукция куллану рөхсәт ителгән биналарда, шулай ук, шундый махсуслаштырылган бүлмәләрдә булуы алга таба тәмәке тартып карарга этәргеч ясарга, шул рәвешле, сәламәтлегенә һәм физик үсешләренә тискәре тәэмин итәргә мөмкин, – диде Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова.

Утырышта хәбәр итүләренчә, федераль законнар нигезендә балигъ булмаганнарга тәмәке һәм никотинлы продукция сату тыелса да, республикада ел саен яшүсмерләр тарафыннан аны куллану очраклары теркәлә. Мәсәлән, 2021 елда мондый хокук бозулар өчен – 30, 2022 елда – 30, ә быел – 25 балигъ булмаган бала административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге очраклар Чирмешән, Алабуга, Лениногорск, Арча, Кукмара һәм республиканың башка районнарда теркәлгән.


Фикер өстәү