Быел Татарстан бюджетының кытлыгы 40 миллиард сум тәшкил итәчәк

Дәүләт Советының илленче утырышында Татарстан бюджеты турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде.

Утырышта хәбәр итүләренчә, 2023 елда Татарстан бюджетының керем өлеше – 484,7 миллиард сум, чыгымнар – 524,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бул ел бюджетының кытлыгы – 40,1 миллиард сум булачак. «Гомумән алганда, Татарстан бюджетының керем өлешен 57,8 миллиард сумга, чыгым өлешен 68,2 миллиард сумга арттыру күздә тотыла», – диде Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин.

Аның сүзләренә караганда, салым һәм салым булмаган керемнәр 46 миллиард сумнан да күбрәккә артачак. Аерым алганда, оешмаларның табышына салым 22,6 миллиард сумга күбрәк булачак. Әлеге үсеш, шул исәптән, узып баручы елның елның икенче яртысында нефтькә һәм долларга бәяләр үзгәрүгә бәйле, диделәр утырышта


Фикер өстәү