Тынгысыз Рәмзия. Авылда русча сөйләшүче балаларны укытучы үзгәртә алырмы?

Әтнә районындагы Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рәмзия Хөсәенованың бу көннәрдә аптырап йөргән чагы. Саф татар авылында туып-үскән укучыларының татарча белмәве өчен борчыла ул. Ипине – «хлеб», атны «конь» ди алар. «Татарча ничек була?» – дигәч, җилкәләрен генә селкетәләр. Шул ук вакытта Иорданиядән кайткан Габдрахман ничек туган телен онытмаган соң?

Рәмзия – 60 хуҗалыклы Бәхтияр авылы кызы. Кияүгә чыккан авылы Бахтачы моннан берничә тапкыр кечкенәрәк. Анда йортлар саны елдан-ел кими бара. Кыш көне тугыз йортта 19 кеше яши. Хәзер инде Сабан туе да үтми. Заманасында Рәмзиянең беткән авылга кияүгә чыгуына күпләрнең исе киткән. Янәсе, укытучы башы белән шунда бармаса? Үкчәле туфли киеп, күкрәк киереп, фырт итеп йөрерлеге бар бит. Тик Рәмзиянең сүзе бер була: «Иремне яраткач, аның әти-әнисен дә, туганнарын, авылын да яратырга тиешмен». Авыл урамнарында пычрак ерып йөрү дә, көтү куу, сыер саву да аның өчен газапка әйләнмәгән. Бахтачының һәр сукмагын, җиләкле урманнарын, чишмә юлларын бик тиз яратып өлгергән ул. Ире Ирек белән бергә яши башлавына – 27 ел. Бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызы Энҗе «Безнең Мирас» журналында эшли. Илүзә көллияттә – шәфкать туташына, ә иң кечесе Ислам 9 нчы сыйныфта укый. Шушы вакыт эчендә Рәмзия иренә бер генә тапкыр да, авылдан китик, дигән сүзне әйтмәгән. 85 яшьлек каенанасы белән дә уртак тел табып яши. Каенатасы Гаделҗан мәрхүм инде. Кыскасы, гаилә учагының җылысын бергәләп саклыйлар.

Ишегендә – йозак

Бахтачыда башлангыч мәктәп ябылгач, бик борчылган Рәмзия. Борчылмаска, 20 еллап сабыйларны хәреф танырга, язарга өйрәткән мәктәп бит ул. Өчәр сыйныфны бергә кушып укыткан чаклары да булган. Бала саны бергә генә калгач, ишегенә йозак элгәннәр. Инде ничә еллар узса да, мәктәп шул килеш тора. «Бахтачы мәктәбе» дигән язуына кадәр бар. Бүрәнәдән салынган дүрт почмаклы белем йорты төшләренә дә кереп йөдәтә аның. Заманасында берәүнең йорты булган ул. Соңрак мәктәп булып хезмәт иткән. Мичкә ягып җылытылса да, эченнән нур бөркелгән. Балалар шунда укыган, ашаган, физкультурасын да ясаган. Ишегалды чәчәккә күмелеп утырган. Шушы җылы мохитне, бигрәк тә миләшләрен сагына Рәмзия. «Миләшләрем, миләшләрем, түгелә күз яшьләрем…» Мәктәпнең язмышы да шушы җимеш кебек ачы шул. Нишләтәсең, авылдан читкә бәхет эзләп китүчеләрне дә гаепләп булмый. Һәркемнең – үз язмышы. Әмма шул вакытта авылда калып, барысына да шөкер итүчеләр дә аз түгел. Авылның да шәһәрдән бер ким җире юк хәзер.

Өй-мәктәп

Мәктәп бетсә, авыл бетә, дигән сүз белән килешә Рәмзия. Әнә бит башлангыч мәктәп ябылгач, әти-әниләр шәһәргә күченә башлаган. Картлар әкренләп бакыйлыкка күчкән. Өйләнешүчеләр дә, бала табучылар да юк. Иң соңгы булып туган балалар да – үзләренеке. Рәмзия – үз авылының патриоты. Мәктәп ябылганга борчылса да, кул кушырып утырмый, ниндидер чарасын таба. Каената-каенанасы, иренең рөхсәте белән үз йортларында авыл балаларын укыта башлаган. Янгын сүндерүчеләр, СанПиН белгечләре килеп, өйдә укытырга ризалык биргән. Парта, такта куялар… Шулай итеп, өйнең бер бүлмәсе мәктәпкә әйләнә. Бер генә түгел, 13 елга! Авылдашлары Хөсәеновлар йортын «өй-мәктәп» дип йөрткән. Башта күрше кызы Рәниләне, аннан үз балалары Илүзә белән Исламны укыткан. Шәһәрдән кайткан Йосыф та йөргән әле «Укытучы йорты»на. Тик сыйныфта бала саны, 1–2дән артмаган.

– Дәрес сәгать 8дә башлана иде. Балалар безгә һәрвакыт букча тотып, мәктәп киеменнән йөрде. Балаларга һәр фәнне җентекләп аңлатырга тырыштым. Үз балаларыма да кагыйдәләр бер төрле иде. Таләпчән һәм гадел булдым. Алар миңа «апа» дип түгел, «әни» дип дәште, – дип искә алды ул өендә укыткан елларын.

…Бүген инде Рәмзия Хөсәенова мәктәп ябылу, авылда йортлар саны кимү турында да түгел, туган тел язмышы, әлеге дә баягы татарча белмәгән укучылар турында борчыла. Әти-әнисе татар булып бит ул! Гаиләдә бер авыз сүз русча сөйләшмичә… Шәһәрдәге шаукым авылга килеп җиткән түгелме? Монда, телевизор руслаштыра, дип гаепләп тә булмый. Бу проблемага карата ничек көрәшергә? Әти-әни дә гаиләдә тел мәсьәләсендә нык торырга тиеш. Карлы сукмактан күрше Күлле Киме мәктәбенә барганда һәм кайтканда  укытучының уйлары – бары шул хакта. Их, нинди дә булса чишү юлын табасы иде бит… Мәктәп, гаилә белән бергәләп. Гомер буе телне, гореф-гадәтләрне саклаган авыл үз кыйбласын югалтмасын иде.

 


Фикер өстәү