Быел Татарстанда яшәүчеләр төрле мәдәният оешмаларына 84 млн тапкыр барган

Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашунда мәдәният өлкәсендә цифрлаштыру турында сөйләштеләр. Шунда ук кайбер санлы күрсәткечләр белән дә таныштырдылар. Әйтик, быел Татарстанда яшәүчеләр төрле мәдәният оешмаларына 84 562 161 тапкыр барган, 436 977 электрон уку билеты тапшырылган.

Айдар Фәйзрахманов Татарстанда “Мәдәният” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла торган “Цифрлы мәдәният” төбәк проекты турында сөйләде.

– Быел аны гамәлгә ашыруга 1,8 млн сум акча каралган иде. Әлеге проект кысаларында мәдәният һәм кинематография өлкәсендә чаралар үткәрелде, шул исәптән Казанда басма китаплар электрон вариантка күчерелде. – диде ул.


Фикер өстәү