21 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кышкы кояш торгынлыгы көне

21 декабрь — кышкы кояш торгынлыгы көне. Бүген елның иң кыска көне һәм иң озын төнебилгеләнә. 23 декабрьдән соң көн озынлыгы арта башлый, 31 декабрьгә көн 6 минутка озая. Ә язга таба кояш ике-өч сәгатькә озаграк карый башлый.

Бу көннән астрономик кыш башлана. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның «үлеп кабат терелүе» яки «яңадан тууы» рәвешендә күзаллыйлар һәм аны ел саен бик зурлап билгеләп үтәләр. Мондый календарь бәйрәм татарларда «нардуган» дип йөртелә. Аның атамасы монголча «нар» (кояш) һәм татарча «туу» сүзләреннән ясалган дип аңлату бар.

Музей буласы!

1938 елның 21 декабрендә Максим Горький музеен элек А.С. Деренковның пекарнясы булган йортта оештыру турында карар кабул ителә. Музей 1940 елның 12 мартында ачыла. Бүген ул Татарстанның иң борынгы әдәби музейларның берсе. 2018 елдан ул А.М. Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее дип үзгәртелә. Биредә төбәкнең, шул исәптән татар язучыларының әдәби мирасын саклыйлар һәм популярлаштыралар.

«Огонёк» кабына

1899 елда Санкт-Петербургта «Огонёк»журналының беренче номеры чыга. Башта ул «Биржа ведомости» газетасына атна саен иллюстрацияләнгән әдәби-сәнгать кушымтасы була. Өч елдан соң журнал мөстәкыйль рәвештә эшләп китә.

«Огонёк» популяр журналларның берсе була һәм 120 мең тираж белән чыга. Октябрь революциясеннән соң аның чыгарылышы туктала.

1923 елда журналист һәм мөхәррир Михаил Кольцов инициативасы белән яңадан торгызылаһәм кабат популярлык яулый. 1923 ел ахырында аның тиражы 42 мең данә тәшкил итсә, 1925 елда ярты миллион данәгә җитә.

Бүген журнал «Коммерсанть» нәшрият йорты составына керә һәм 80 меңнән артык тираж белән бастырыла.

Баскетболның туган көне

Баскетболны 1891елда АКШта яшәүче физкультура укытучысы Джеймс Нейсмит уйлап таба. Ул спортзал балконына җиләк-җимешләрдән бушаган төпсез кәрзиннәр элә. Уенчылар шул кәрзиннәргә туп атарга тиеш булалар.

Олимпия уеннары программасына баскетбол 1936 елда Берлинда узган Олимпия уеннары вакытында кертелә.


Фикер өстәү