Татарстанда яшәүчеләрнең 60,9 проценты спорт һәм физик культура белән шөгыльләнә

Татарстанда яшәүче халыкның 60,9 проценты физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу 2,15 млн кеше дигән сүз. Әлеге саннарны журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов китерде.

Министр әйтүенчә, Татарстан илдә спорт корылмалары белән тәэмин ителеш буенча алдынгылар рәтендә. Ел беткәнче 61 процентка да җитәрбез дигән өмет бар.

– 11 651 спорт объекты бар. Татарстан Рәисенә, Россия Спорт министрлыгына төбәктәге инфраструктураны үстерүгә керткән өлеше һәм ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәсем килә, – диде Владимир Леонов.


Фикер өстәү