Татарстан Рәисе М12 юлы турында: «Мондый юлны күргәнем юк иде әле»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдән Казанга кадәрге М12 «Көнчыгыш» юлын ачу тантанасында автомобиль трассасын югары бәяләде.

«Юлның җиденче һәм сигезенче өлешләре – ул 142 чакрым юл, 67 ясалма корылма һәм озынлыгы 3362 метр тәшкил иткән күпер. Бу бик зур хезмәт. Биредә 5 мең кеше, 1400 данә техника эшләде. Яңа юлны үзем дә сынап карадым. Рәхмәттән ары сүз юк. Мондый юлны күргәнем юк иде әле. Бу – гомумән дә, икенче күзаллау. Барысы да уйланган: машинага ягулык салырга да, туклану өчен дә урыннар бар. Ил Хөкүмәтенә дә, төзелештә катнашучыларга да зур рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе яңа юлны беренчеләрдән булып сынап карады. «М12» трассасының республика аша узучы өлешенең әзер булуын ил Президентына җиткергәнче үк, ул Татарстанда җитештерелүче «Аурус» руленә утырып, юлның иң озын күпере – Идел елгасы аша салынган күпердән узды. Ә юл ачылышына «КамАЗ»га утырып килде ул.


Фикер өстәү