Мамадыш районы башлыгы Кыш бабай булып киенеп, СВОда катнашучыларның балаларын котлаган

Районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм һәлак булган хәрбиләрнең балалары Яңа ел бүләкләре таратылган, ә аларның гаиләләренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылган.

Район башлыгы Анатолий Иванов сабыйларны сөендерер өчен Кыш Бабай булып киенгән. Ул балаларны да, аларның әниләрен бәйрәм белән котлады, аларга бу авыр вакытта ныклык һәм сабырлык теләде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә киләчәктә дә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип вәгъдә бирде.

Хәзерге вакытта Мамадыш районында мобилизацияләнеп, контракт буенча яки үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән хәрбиләрнең 266 баласы исәпләнә.


Фикер өстәү