СВОда катнашучы хаты өчен бер укучыга ноутбук бүләк иткән

Балтач волонтерларының изге гамәлләрендә мәктәп укучылары да теләп катнаша. Гуманитар ярдәм җыюда да үз өлешләрен кертәләр, солдатларга хатлар, открыткалар да җибәрәләр.

Әле шушы арада гына яудагылар янына чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп кайткан волонтер егетләр Илшат һәм Ренат абыйлары Балтач урта мәктәбенең 4б сыйныф укучысы Динә Фәтхетдиновага хәрби бәрелешләр барган зонадан көтелмәгән сюрприз алып кайта. Динәнең язган хаты СВО да хезмәт итүче райондашлары Айнур Ризвановка аеруча ошый. Сабый баланың ихлас теләкләренә җавап итеп, Айнурның да аны сөендерәсе килә. Һәм волонтер егетләр аша ул Динәгә яңа ел бүләге — ноутбук җибәрә. Егетләр аны кызга сыйныфташлары алдында тапшыра.

— Айнур абый, бүләгегез өчен зур рәхмәт! Исән — сау әйләнеп кайтыгыз! — дип, Динә аңа видеоязма аша сәламнәр юллый.


Фикер өстәү