Махсус хәрби операция зонасыннан кайтучы үзенә хат язган укучыны эзләп табып рәхмәт әйткән

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Алабугада 10нчы күп профильле лицейга килеп, аңа хат язган укучы кызга рәхмәт сүзләре җиткергән.

Хәрби ялга кайткан. Иң беренче чиратта, ул махсус хәрби операция зонасында булганда үзенә хат язган укучы кызны эзләп тапты. 9 сыйныф укучысы Аделина өчен дәрестә хәрбине күрү зур бүләк булды. Хәрби очрашуга гаиләсе белән килде, кызга хаты өчен рәхмәт сүзләре әйтте һәм чәчәкләр бүләк итте. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Алабугалы бу хатны сентябрьдә гуманитар ярдәм белән бергә алган һәм шуннан бирле аны үзе белән йөртә. Аның сүзләренчә, мондый сүзләре язылган хатлар һәр хәрби өчен бик мөһим һәм бик кирәк. Аның сүзләрен ишетеп Аделинаның күзләре яшьләнде.

Аделина хатны дәрес вакытында язган булган.


Фикер өстәү