Халык театрының әйдәп баручы 37 яшьлек артисты вафат

Балык Бистәсе халык театрының әйдәп баручы 37 яшьлек артисты Азат Закиров вафат булган. Бу хакта район мәдәният йортының ВКонтактедагы хәбәренә сылтама белән «Интертат» хәбәр итә.  

«Гомер кыска… Бик күп еллар мәдәниятебезнең үзәгендә кайнап хезмәт иткән хезмәттәшебез Азат Закировны бүген соңгы юлга озаттык. Районыбыз халык театрының әйдәп баручысы, төп рольләрне башкаручысы иде ул. Урыннарың җәннәтнең түрләрендә булсын. Кылган изге гамәлләрең сират күперен үткәндә сиңа канат куйсыннар.

Мәдәният сине мәңге онытмас! Чөнки син үз артыңнан оныта алмаслык матур, изге гамәлле эз калдырдың! Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа, Азат Габделбәрович», – диелә хәбәрдә.

«Авыл офыклары» газетасы да әлеге югалту турында яза. «Бүгенге иртәне «ББ» группасының үзешчән артистлары кайгылы хәбәр белән каршылады. Бик күп минифильмнарда уйнап, күпләрегезнең күңелләрен яулап алган Азат Закиров безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз! Урыны җәннәттә булсын», – диелә анда.

Хәбәрләрдә Азатның шулай яшьли китүенең сәбәбе әйтелми. «Нәрсә булган соң? Бигрәк яшь бит», «Бу берәр ялгышлык түгелме???», «Ничек шулай? Моңа ышану мөмкин түгел», – дип язалар пост янында.

«Азат балакай, урыннарың җәннәт түрендә булсын. Рәхмәт фәрештәләре көтеп торсын сине. Син бик әйбәт, ярдәмчел кеше идең. Әтиеңнең, апаң Алсуның кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ тәгалә сабырлык, бу авыр югалтуны түзәргә көч, куәт бирсен», – дип кайгы уртаклашучылар да күп.

 


Фикер өстәү