«Кызганыч, бу беренче генә югалту түгел»: Кайбычта махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне соңгы юлга озаттылар

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында махсус операциядә һәлак булган Евгений Воробьевны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «Кайбыч таңнары»  яза. 

Матәм митингында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, протоиерей Николай Ермолаев, хәрбинең туганнары, авылдашлары һәм башкалар катнаша.

 

«Районыбыз зур югалту кичерә. Кызганычка, бу – безнең өчен беренче генә югалту түгел. Махсус операция зонасында берәүгә дә җиңел түгел, югалтулар да бар. Ватан алдындагы бурычыңны намус белән үтәдең. Махсус операция зонасында һәлак булган Евгений Воробьевның якты истәлеге авылдашлары, аны якыннан белгәннәрнең күңелендә мәңге сакланыр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән олы кайгыгызны уртаклашам. Ул үзе бүген катнаша алмады, чөнки еракта, эшлекле сәфәрдә», – диде Рәмис Хәялиев, хәрбинең балалары, әти-әнисенә мөрәҗәгать итеп.


Фикер өстәү