Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелүче объектларны барып күрде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелүче объектларны барып күрде. Аны Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.

Татарстан Рәисе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын карады. Исегезгә төшерәбез, объект шәһәр үзәгендә Кабан күле ярында төзеләчәк. Бинада берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетиция һәм административ биналар каралган. Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләренең барышы турында сөйләделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Миллениум күпере янында кунакханә комплексы төзелеше белән танышты. Ул биш манарадан торачак. Аларның беренче икесен быел октябрь аена төзеп бетерү планлаштырыла.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буендагы Балалар паркының төзелеш мәйданчыгында булды. Яңа мәйдан балалар һәм олылар өчен ял итү урыны булачак. Активлык зонасына уен мәйданчыклары, ял итү һәм туклану зоналары кертелгән. Паркта балалар өчен чаралар, мастер-класслар узачак павильон урнаштыру күздә тотыла. Бүгенге көндә объектта территорияне өлешләргә бүлү һәм вертикаль планлаштыру эшләре башкарылган, павильон бинасы һәм фонтан өчен баганалар кагу эшләре башкарылган, электр белән тәэмин итү линияләре өчен гильзалар монтажланган, Фукс скверына яңа баскычны сүтү һәм төзү эшләре тәмамланган, яңа баскычны төзү буенча монолит эшләр башкарылган. Яктырту баганалары астына нигез элементларын монтажлау, электр белән тәэмин итү челтәрләрен кору, җәяүлеләр юлларын алга таба төзү өчен монолит эшләр дәвам итә.


Фикер өстәү