Кибетләрдә бушлай ризык киштәләре пәйда булырга мөмкин

Сәүдә челтәрләренә һәм азык-төлек кибетләренә яраклылык вакыты чыгып килүче ризыкларны халыкка бушлай биреп җибәрү бурычын куярга ниятлиләр. Пенсионерлар һәм социаль яктан якланмаган кешеләр үзләренең документлары (пенсия таныклыгы. Белешмәләр) нигезендә мондый товарларны кибеттән бушлай алып китә алачак.

“Справедливая Россия — За правду” фракциясе депутатлары бүген Дәүләт Думасына шундый закон проекты кертергә ниятли, дип яза “Известия”.
Документ авторлары илдә артык-портык азык-төлекне әрәм-шәрәм итү проблемасына күрсәткән. “Росстат мәгълүматларына караганда, бигрәк тә беренче чиратта кирәкле азык-төлек: икмәк-күмәч, сөт ризыклары һәм яшелчәдән бик күп калдык кала. Гомумән, илдә барлык азык-төлекнең өчтән бер өлеше калдыкка әйләнә”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.

Партия лидеры Сергей Миронов фикеренчә, ризыкны ташларга ярамый. Ләкин законнарның камил булмавы сәбәпле хәзер аларны бушлай тарату утильләштерүгә караганда кыйммәтрәккә төшә.


Фикер өстәү