Гүзәл Уразова: «Әтинең машина алырга дип җыйган акчасы янды»

Җырчы Гүзәл Уразова әтисен 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итеп, истәлекләрен барлаган. Бу хакта «Өмет» басмасы яза. 

«Әтисе кызы, диләр мине. Охшаганмынмы? Бүген әтиемнең зур юбилее, аңа 65 яшь. Юбилеең котлы булсын, әтием! Балалар, оныклар бәхете күреп яшә. Ә син шулай итәсең дә. Көне-төне оныкларың синең өстә. Мәктәп, балалар бакчасы, түгәрәкләр… Балаларны укырга йөртү, өлешчә тәрбия бирү – сезнең өстә. Үзем дә кечкенәдән гел синең яныңда булдым. 3 яшьтән «КамАЗ» машинаңда синең белән эшкә йөргәнмен. Син миңа биргән тәрбия, үгет-нәсыйхәт белән үстем, әти! Минем тууымны ишеткәч тә: «Минем Гүзәлем туды!» – дип сөенче алып йөргәнсең. Исемне дә син кушкансың!

Үзеңә гомер буе җиңел машина алам дип хыялланып җыйган акчагыз «янгач» (ул вакытта хәерчегә җил каршы), мин сорый торган фортепиано алып бирдегез.

Гомеремдә онытмыйм сезнең изгелекне. Безгә булсын дип яшәдегез, үзегезгә артыгын алырга мөмкинлегегез дә булмады. Мин моны хәзер бик яхшы аңлыйм. Яратам сине! Озын-озак еллар безне сөендереп яшә әле, әти! Сиң – безнең өебезнең терәге. Кимчелекләремне берүк гафу итә күр. Туган көнең котлы булсын Уразов Әскәр Марселович», – дип язган җырчы.


Фикер өстәү