Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядән әйләнеп кайтучыларга ярдәм итүне төп бурыч итеп атаган.
Президент, СВО ветераннарының “Вместе победим” форумында катнашучыларга мөрәҗәгатендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль гарантияләр системасын ныгытырга чакырган. Ул шулай ук һәлак булган ветераннарның гаиләләренә ярдәм итүне гомуми эш буларак телгә алып үткән.
Моннан тыш дәүләт башлыгы алгы сызыктан кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыру, бизнеста, хакимият һәм җирле үзидарә органнарында үз урыннарын табу өчен шартлар тудыру зарурилыгын белдергән.
Ул шулай ук, яшьләрне агарту, волонтерлык проектларына этәргеч бирү өчен, ветераннар хәрәкәтен үстерергә кирәклеген билгеләп үткән.