Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Марат Хөснуллин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов – Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Рөстәм Миңнеханов биредә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.

Очрашу барышында узган елда Татарстанның торак төзелешендә зур уңышка ирешүе: башлангыч мәгълүматларга караганда, якынча 3,4 миллион кв. м торак мәйданы төзелүе турында әйтелде. Моннан тыш республикада “Төбәк һәм җирле юллар челтәре” федераль проекты кысасында ел азагына кадәр барлыгы 3,36 миллион кв. м мәйданда юлларга асфальт-бетон түшәлгән.
Чарада, узган елгы эшкә гомуми йомгак ясаудан тыш, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләшү булды, шулай ук уртак эш һәм төбәкне үстерү буенча алга таба планнар каралды.


Фикер өстәү