«Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны башланды

Республикада «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны башланды. Марафон кысасында узучы фикер алышуларда сәясәтчеләр, министрлар, район хакимияте вәкилләре катнаша. Әлеге чара Татарстанның 29 районында булачак. Марафонда катнашучылар белән 15 гыйнварда Лаеш районында узган очрашуны күреп кайттык.

Атамасыннан аңлашылганча, марафон үзе Татарстанның казанышлары, республикада гамәлдә булган төрле проектларга багышлана. Аерым алганда, проект кысасында Россия Президенты гамәлгә куйган илкүләм проектларга багышланган фикер алышулар узачак. Чаралар концерт белән тәмамланачак. Марафонның беренче чарасы Лаешта узды. Аның максат-бурычлары турында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

– 2024 елда барлык илкүләм проектларның да вакыты чыга. Бүген безнең бурыч – алар ярдәмендә ирешкән нәтиҗәләр турында сөйләү, киләчәккә планнар кору, киләсе еллардагы проектларның нинди булырга тиешлеген ачыклау. Бүген без шактый мәгълүмат тупладык. Лаеш халкы белән очрашуыбызга шатбыз. Бик тырыш, аягында нык басып тора торган кешеләр яши монда, – диде ул.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, илкүләм проектларның барысы да өч төп юнәлеш буенча бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән. Беренчедән, кеше «капиталы», ягъни белем бирү, сәламәтлек өлкәсе, социаль тармак. Икенчедән, сыйфатлы мохит, ягъни юллар, ишегаллары һәм, гомумән, җәмәгать урыннары. Өченчедән, икътисад.

Соңгы биш елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 180,7 млрд сум акча тотылган. Шуның 130 млрд сумы – федераль бюджет акчасы.

Фикер алышуда «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты да телгә алынды. Аның турында Татарстан Рәисе ярдәмчесе, республиканың эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев сөйләде.

– Әлеге проект кысасында 2023 елда Татарстан эшмәкәрләре 15,9 млрд сум күләмендә финанс ярдәме алды. Гомумән алганда, Татарстанда кече һәм урта бизнеста эшләүчеләрнең саны – 850 меңнән, ә үзмәшгульләрнеке 300 меңнән артык. Бу – республика халкының яртысыннан артыгы дигән сүз. Илкүләм проектларның мөмкинлекләрен киңәйтү өчен, республика программалары да бар. Әйтик, Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча интернет-сәүдәне үстерү өчен төбәк программасы кабул ителде, – дип сөйләде ул.

Билгеле, кабул итүче якка да сүз бирелде. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов шулай ук район казанышларына, ирешкән уңышларга тукталды.

– Районның потенциалы көчле. Бу җәһәттән аның Казанга якын булуы да йогынты ясый. Районда инфраструктура яхшы, аэропорт та бездә, махсус икътисадый зонабыз да бар. Нәкъ менә шундый шартлар эшкуарларны, икътисадый актив кешеләрне районга җәлеп итә. Без исә, үз чиратыбызда, андый актив кешеләргә игътибар күрсәтәбез. Гомумән, республикада бар нәрсә дә контрольдә. Татарстанда начар эшләргә ярамый! – диде Зарипов.

Шулай итеп, «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны чираттагы районга кузгалды. 1 мартка кадәр махсус автобус республиканың 29 районын йөреп чыгарга тиеш. Бүген ул Арчага юл тотты.

 


Фикер өстәү