Шәле янында “М-7” юлында унлап йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән

“М-7” юлында, Шәле янында (дөресрәге, Новониколаевская авылы тирәсендә), 10лап йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Шул сәбәпле юлда берничә чакрымга сузылган бөке барлыкка килгән. Бу хакта “БИЗНЕС Online” аварияне үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзләренә таянып яза.

“Фуралар Мамадыштан Казанга кадәрге юлны япкан. Алда – фура, янда – фура, машиналар җыелыша, бәрелешә. Торган саен күбрәк җыела, күбрәк бәрелә. Бирегә чыга күрмәгез! “М7” тулысынча бөкедә утыра, кемдер машина арасында кысылып калган. Мөмкинлек булса, юлга чыкмагыз. Һава торышы әйтеп бетергесез начар. Бер метрдан да берни күренми”, – дигән шаһитларның берсе.
Зыян күрүчеләр турында мәглүматлар әлегә юк. Хәзерге вакытта “М-7” юлы барлык төр транспорт өчен ябык. Чикләүләр 10.20 сәгатьтә башланган. Юлга чыккан барлык җиңел машиналарны кире борып җибәрәләр. Чикләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак.
Шулай ук “М-12” юлы да барлык төр транспорт өчен ябылган. Иртәнге 5тән Татарстан юлларына автобуслар һәм йөк машиналарын чыгармыйлар. Дәүләт автомобиль инспекциясе йөртүчеләрне, чиктән тыш кирәк булмаганда, торак пункттан читкә чыкмаска өнди.
Исегезгә төшерәбез: республикада бик көчле буран һәм секундына 25 метр тизлектә җил кузгалу сәбәпле, кисәтү игълан ителде. Ул бүген төнге 1.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә гамәлдә булачак.


Фикер өстәү