Давыл һәм буран вакытында нинди дога укырга?

Аллаһ Расүле (с.г.в) җир тетрәү, сәйл (көчле су ташкыны) һәм давыл кебек казалардан шушы доганы укыган:

«Әллааһүммәх-физ̣ънии мим бәйни йәдәййә үә мин хальфии үә мин йәмиинии үә гән шимәәлии үә миң фәүкыый үә әгүүз̣ү бигәз̣амәтикә ән әгътәәлә миң тәхтии».

Мәгънәсе: «Аллаһым! Алдымнан, артымнан, уңымнан, сулымнан, күктән һәм җирдән килә ала торган афәтләрдән мине сакла».

Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) аңлатуынча, Пәйгамбәребез (с.г.в) җил булганда болай дия торган булган:

«Әллааһүммә иннии әсьәлүкә мин хайриһәә үә хәйри мәә фииһәә үә хайри мәә үрсиләт биһии үә әгүүз̣ү бикә миң шәрриһәә үә шәрри мәә фииһәә үә шәрри мәә үрсиләт биһ».

Мәгънәсе: «Аллаhым! Бу җилнең яхшы нәтиҗәләргә китерүен, бу җилдә булган hәр нәрсәнең хәерле булуын hәм аның яхшы максат белән җибәрелгән булуын сорыйм. Бу җилнең начарлыгыннан, бу җилдә булган hәрнәрсәнең начарлыгыннан hәм аның җибәрелү сәбәбенең начар булуыннан Сиңа сыенам».

(«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан алынды)


Фикер өстәү