Айрат Хәйруллин: «Санлы технологияләр ярдәмендә көндәлек эшләр тизрәк башкарыла башлады»

2023 ел йомгаклары буенча Татарстан тулай төбәк продуктына IT тармакның өлеше 3 процентны тәшкил итә. Бу хакта коллегиядә Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

— 2023 елда да IT-тармакның республика икътисадына керткән өлеше уңай үсеш динамикасын саклый, — диде министр. — Чикләүләр шартларында илдә җитештерелгән продукцияне чыгару, сату ихтыяҗы арта. Ел йомгаклары буенча тармак кереме 177 млрд сум булыр дип фаразлана.

Айрат Хәйруллин искәрткәнчә, цифрлы технологияләр ярдәмендә хакимият ачыграк була, ә көндәлек эшләр тизрәк эшләнелә башлады.


Фикер өстәү