Питрәч районы хакимияте башлыгы: “Шәле янында 50 машина бәрелешкән”

Шәле авылы янында “М-7” юлында, алдан хәбәр ителгәнчә, 10 түгел, бәлки 50гә якын машина бәрелешкән. Бу хакта Питрәч районы хакимияте башлыгы Илһам Кашапов үзенең телеграм-каналында язган, дип яза “БИЗНЕС Online”.

“Шәле һәм Нептун авыллары янында “М-7” “Волга” юлындагы вазгыятькә килгәндә, һава шартларының начар булуы сәбәпле 50ләп машина авариягә эләккән”, – дип басым ясап әйткән Кашапов.
Район хэакимияте башлыгы сөйләп үткәнчә, авариядә өч кеше зыян күргән. Берсе – 57 яшьлек ир-ат Казанга Республика клиник хастаханәсенә озатылган. Һәлак булучылар юк. Авариянең аянычлы хәлләрен бетерүгә 30 кеше һәм 13 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Исегезгә төшерәбез: иртән Шәле янында 10лап фура һәм җиңел машина бәрелешүе, дистәәрчә чакрымга сузылган бөке барлыкка килүе турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү