Татарстанда кесә телефоннарын урлаучыны тотканнар

Полиция хезмәткәрләре Казанда автобус пассажирларының кесәсен “чистартучы” 34 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Кесә карагының 30 урлау очрагына катнашы булуы билгеләнгән. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Полициягә каракның корбаннарыннан гаризалар быел октябрь аеннан алына башлаган. Угры автобус салонында яки транспортка утырган чагында кешеләрнең мобиль телефоннарын урлаган. Шул рәвешле аларга ул барлыгы 1 миллион сум чамасы зыян салган.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре каракның кем икәнлеген ачыклаган. Моңа кадәр берничә тапкыр “утырып” чыккан ир-ат бу. Ул урланган барлык телефоннарны сәүдә нокталарына запас частьләргә тапшырганлыгы турында сөйләгән.
Полиция хезмәткәрләре аның узган елның декабрендә иномаркага ут төрткәнлеген дә билгеләгән. Шул сәбәпле тагын ике җиңел машинага зыян китерелгән булган.
“Урлау” һәм “Белә торып мөлкәткә зыян салу” статьялары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Ир-ат үзенең җинаять кылуын тулысынча таныган. Аны сак астына алганнар.


Фикер өстәү