Урамда – буран! Мондый көнне ниләр эшлисез?

Татарстанда тагын буран котыра. Һава торышы бик күпләрнең планнарын бозды. Ә сез ниләр белән шөгыльләнәсез?

Рөстәм Насыйбуллин, җырчы:
– Тутырма ашап, өйдә ятам (көлә). Чынлап, шулай итә торган көн бит! Әле менә ит алып кайттым, стейк кыздырырга җыенып йөрим. Ә кичкә таба, каян да булса көрәк табып, дворникларга булышырга иде.

Сәвия Шиһапова, пенсионер, Мамадыш районы, Түбән Яке авылы:
– Ике көн рәттән кар көрибез. Иртән өйдән чыгып та булмый иде. Кичә кар күп явасы дигәч, оныгым белән бөтен җирне ялт итеп куйган идек. Иртәнгә капканы да ачып булмый. Кар күмеп китмәсен дип, гел чистартып торабыз. Бүген мәктәпкә барып тормадылар. Әмма авыл эчендә юл чиста. Медпунктка барып килдем. Кибетләр эшләп тора. Күрше абый мәчеткә дә барып кайтты. Почтага кереп “Ватаным Татарстан”ны да алып кайткан, өйгә үк кертеп бирде. Хәзер кабак бөккәне пешерермен дип торам. Сыйланып, өйдә ята торган көн булды бу. Безнең авыл яныннан Чаллы-Казан трассасы уза. Юлдагы кешеләр ничектер инде. Алдагы көнне юлчыларны кызганып, трассага чыгып, кайнар ризык ашаткан идем. “Бөке” булса, бүген дә кайнар чәйләр белән чыгып керермен дип торам.

Гөлчирә Нәҗметдинова, үләннәр белән дәвлаучы (Арча районының Наласа авылы):
– Бик көчле бураннар бара шул. Бик әллә нәрсәләр эшлим дип, мактана алмыйм. Балалар өчен тагын бер китап чыгарырга уйлап торам әле. Шуңа шигырьләремне рәткә китерү белән шөгыльләнәм. Бер китаплык шигырьләрем Татарстан китап нәшриятында ята әле.

Гөлназ Гәрәева, укытучы (Мамадыш районының, Көек Ерыкса авылы):
– Мин әле грипп белән авырып, ул бронхитка әйләнеп, өйдә авырып ятам. Дөрес, бүген иртән иртүк Мамадышка барып, «больничный»ны яптырып кайттым. Озакка китте алайса. Буран улый, дулый, юлда себерә, тик әле ул хәтле юлны күмеп өлгермәгән иде. Болай иптәшем сәгать саен карны көрәп тора, күбәйгәч кыен, ди. Мин өйдә, пешеренәм.

Нәзилә Хуҗина-Җәләлиева, журналист, (Казан):
– Мондый буранда урамга чыгарга мәҗбүр булган кешеләрне жәлләп, ноутбукны ачып, эшләп утырам. Кызым Сәфинә болай да бу арада бакчага бармый иде, минем өчен бу буранлы көн гадәти көн кебегрәк инде. Мондый көннәрне яратам мин. Өйдән эшли алгач, бигрәк тә. Ничектер психологик яктан ошый ул миңа. Тынычлык бирә күңелгә. Үзең белән үзең очрашасың кебек (ана карынында яткан кебек халәт – җылы, тыштагы буран сиңа кагылмый). Бу көннәр балачакка алып кайта. Без бәләкәй чакта кышлар шундый «усал» була иде. Андый көннәрдә мәктәпкә бару юк, бөтен гаилә белән өйдә утырасың. Әти-әни малларны карап керәләр дә, “ужыс анда” дип куя. Аннары мондый көннәрдә кайгыртучанлык сыйфаты көчәя миндә. Якыннарны барлый башлыйм. Өйдәме икән, юлда калучылар юкмы, дип. Ирем дә машинасыз гына эшкә китте. Аны жәлләп тә смс юлладым. “Нихәл син, барып җиттеңме”, дип. Башка вакытта алай сорап торган юк.

Ләйсән Рафикова, Казандагы 16 татар-инглиз гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы:
– Мәктәптә эштә утырабыз. Бүген сыйныф саен укучыларның яртысы диярлек юк иде. Буран булгач, әти-әниләр балаларны укырга җибәрмибез, дип язды. Аларның да хәле аңлашыла. Килгән укучыларны, дәресләрдән соң, әти-әниләргә кулдан-кулга тапшырып, өйләренә озаттык. Мәктәп янында гына торучы, өйгә үзе генә кайтырга гаризасы булган балаларны да, мөмкинлекләренә карап, әти-әниләре килеп алды. Үзләре генә кайтып китүчеләр, өйгә кайтып җиттем, дип шалтыратты, Аллага шөкер. Мәктәп администрациясе карары нигезендә, иртәгә бездә укулар дистантка күчерелде.

Венера Зәйнуллина, хуҗабикә (Казан):
– Улым футбол түгәрәгенә йөри. Бүген турнирлары башлана. Ижау, Түбән Новгород кебек чит шәһәрләрдән килүче спорт командалары да бар. Буранга карамастан, ярышларны кичектермәделәр. Күрше шәһәрләрдән килүче балаларның кайсы килеп җиткән, кайсы юлда, ди. Турнир исән-имин генә узсын дип теләк тели-тели, юлга чыгарга җыенабыз. Казан эчендә дә йөрерлек түгел бит бүген.

Виталий Агапов, Татарстанның халык артисты (Чаллы):
– Үземнең туган авыл Сәвәләйдә егетләр белән газ котелын алыштырабыз. 15 ел хезмәт иткән иде, яраклылык срогы чыккандыр. Күптән планлаштырып йөргән идек, менә көне дә туры килде. Аннан бүген бездә Кач Ману бәйрәме бит. Урамга чыгып, чишмәдән сулар алып кайттык. Һава торышы ярый, җылы түгел. 10 градус булса да, минус бит инде ул. Менә шулай көнне уздырабыз. Бәйрәм дә, эш тә.

Марсель Мостафин, (Азнакай районы Беренче Май авылы):
– Буранга карап, эш графигыбызда үзгәрешләр булмады. Эшкә күрше авылга йөрим. Өйдәге терлекләрне карагач, эштәгеләре янына киттем. Иртәнге сәгать 5тә гадәттәгечә, эш урынымда идем инде. Ул вакытта бу кадәр үк буран түгел иде. Юлларны да гел ачып торалар. Безнең авыл тау башында урнашкан, шуңа күрә безне мондый гына буранлар белән куркыта торган түгел. Бездә гел кар-буран. Балалар да күрше авылга йөреп укый. Алар да сәгать 7 тулуга автобус тукталышына чыгып баскан иде. Төшке ашка кадәр укып та кайттылар. Шуңа күрә әлеге сәгатьләргә бездә тормыш гадәттәгечә дәвам итә.

 

Фото: https://culture.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-rt-obyavili-shtormovoe-preduprezhdenie-iz-za-nepogody/


Фикер өстәү