Cоңга калсаң, помидор пешми

Озын яллардан соң бакчачылар киләсе сезон турында уйлый башлагандыр инде. Шулай да кышкы айларда аларга нишләргә соң?

«Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова кайбер киңәшләрен бирде.

Кыш – бакча сезонына әзерләнү өчен бик уңайлы вакыт. Иң элек язга мөһим эшләр исемлеген булдырып, орлык, туфрак, ашлама юнәтү мәсьәләсен кайгырта башлау, чәчү әйләнеше кагыйдәләрен үтәп, кая нәрсә утыртыласын уйлап кую кирәк. Бер семьялыкка керүче үсемлекләрне рәттән ике елдан да артыграк бер үк урында үстерү киңәш ителми (бәрәңгедән кала – ул урын алыштыруны әллә ни таләп итми).

Урын алыштырасы

Берочтан семьялыкларны да искә төшереп үтик. Кыяр, ташкабак, кабак, карбыз – кабак семьялыгына; татлы борыч, помидор, бәрәңге – бәрәңге семьялыгына; кишер, петрушка, укроп, кинза – зонтиклылар; гочица, редис, кәбестә, шалкан – кәбестә семьялыгына; суган, сарымсак – амариллис; борчак, ногыт борчагы – кузаклылар семьялыгына керә. Әйтик, бер елны татлы борыч үскән түтәлгә икенче елда курыкмыйча помидор утыртырга мөмкин әле. Ләкин инде өченче елда бу урында борыч яки томат начар уңыш бирәчәк. Түтәлләрне алыштырганда, теләсә кайсы культураны кузаклылар артыннан утырту бик яхшы. Бу җәһәттән кәбестә семьялыгы икенче урында тора. Мул уңышка өметләндергән үсемлекләрне утыртканда, менә шушы ике семьялыкны истә тоту әйбәт булачак.

Орлыклар һәм ашламаларны ышанычлы кибетләрдән генә сатып алыгыз. Базар тирәсеннән сатып алынганы сыйфатсыз булып чыгарга мөмкин. Ашлама, бигрәк тә пестицидларга игътибарлы булыгыз. Аларның сыйфатына бернинди шик калмаска тиеш.  Сыйфатсыз ашлама үсентене юкка чыгару  гына түгел, туфракны да озак елларга агулап куярга мөмкин.

Аңлаешсызмы?

Помидорны үстермәгән кеше юк. Шуңа күрә аның орлыгына тәфсилләбрәк тукталып үтәргә кирәк. Орлык кабындагы аңлаешсыз язуларга карап аптырап калучылар да юк түгелдер. Әйтик, детерминант сортлы томат. Ачык туфракта тәбәнәк кенә булып, бик әйбәт үсә, «үги» ботаклар чыгармый.  Әмма бер генә тапкыр уңыш бирә. Бер булса да, берәгәйле итеп: куагыннан 3–4 кило уңыш алырга мөмкин. Ә менә индетерминант сортлары теплица шартларын – җылыны һәм суны ярата. Мондый үсенте, «үги» ботаклар чыгарып, бик шәп үсә. Бөтен сезон буе уңыш бирә.

 


Фикер өстәү