«Агач кашык белән тишек тиштем…»: Авыл халкы кар-буран белән ничек көрәшә?

Сукмаклар чуалган, адреслар югалган… Авылларда бүген шулай дип җырлап йөри торган чак. Кичә дулаган буран күп җирдә тынган инде. Тик әле кайбер якларда ул һаман туктамаган. Авыл халкы йә капкасының ишеген ача, йә урамыннан юлны таба алмый интегә. Карны көрәк һәм техника белән генә дә көрәп бетерерлек түгел.

Сез ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Кар көртләре арасында күмелеп калмадыгызмы?

Миләүшә Әмирова, Азнакай, Тәрхән:

– Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Машиналарны юл буенда калдыралар. Трактор үтә алмый. Без, фермерларның, сөт тә тапшырасы бар бит. Сигез баш сыерыбыз бар. Бик уңайсыз хәлдә калдык. Сыерлар, ишәкләр – утарда. Бөтен җирдә – кар, шуңа күрә алар шунда гына тора. Тыкрыкта этләр генә күренә. Авыл бик кечкенә бит. Кибетебез дә юк. Тамак ягын да кайгыртырга кирәк.

Гөлшат Исламова, Мамадыш шәһәре:

– Мондый карның яуганы юк иде әле. Кичә бөтен җирне тутырды. Өйнең тәрәзәләрен күмде хәтта. Тәрәзәне ачсам, урам күренми. Аптырагач, кулымны тыгып карадым. Карның калынлыгы – ярты метр чамасы. Күршеләрне карау өчен агач кашык белән тишек тиштем. Бүген иртүк сәгать 5тә үк эшкә җыенган идем. Койма башыннан кар ерып чыктым, әмма шуннан ары ерак китә алмадым. Тракторның кар чистартканын көттем. Шулай итеп, ике сәгатькә заводка соңга калдым. Әле эштән һаман кайтып җитмәгән. Өйдә мәш килеп, бар җирне чистарталар. Кар һаман ява да ява.

Сәрия Шәрәфиева, Балык Бистәсе районының Казаклар авылы:

– Бездә бүген дә кар ява, буран. Юлларны ачучы юк. Ачсалар да, тагын бар җирне тутыра. Дөресен генә әйткәндә, кәҗә сукмагы гына. Кафены яптылар, ике көн инде эшкә барган юк. Кичә авылга вахта керә алмады. Авылда күңелсез әле бүген. Бүген бер әбине соңгы юлга озаттык. Хәзерге минутларда ирем ишек алдын кардан арындыра. Әлеге техниканы улыбыз Илназ бүләк иткән иде. Шәп көри!

Зилә Шәфигуллина, Әтнә районының Кече Әтнә авылы:

– Ниһаять, кар тоткынлыгыннан котылдык. Без, өйдә торган кешеләргә, әллә нәрсә сизелмәде. Әмма буран куркыныч булды. Юлларны ачтылар. Хәвеф–хәтәр, үлем–җитем булмады, шөкер. Бар да тәртиптә. Газ, янгын хезмәте, ашыгыч ярдәм кебек хезмәтләргә җиңел түгел. Ирем «Таттелеком» оешмасында хезмәт куя. Райондагы бер авылда интернет–телефон челтәрләре өзелгән. Ял булса да, бригадаларын шуны төзәтергә чакырдылар.

Розалия Гыйльметдинова, Балтач районының Пүскән авылы:

– Буран, карны каяндыр сыпырып, гаражның түбәсенә, агач өсләренә кадәр өеп куйган иде. Бәрәңге бакчасы ягы лапас кыегы белән тип–тигез. Куян, тавыклар янына керә алдык анысы. Ишек алдында кар биеклеге – 1,5 метр тирәсе. Капканы көрәмичә генә ачып булмады.
Авылның яртысы карга күмелгән иде. ФАПны да яртылаш күмелгән. Буран башлаганда бик күңелле булды ул. Көрәгәндә генә читенгә туры килде. Безнең балачак бураны бу. Мәктәпкә эшкә барган чаклар искә төште. Кешенең капкасыннан кадәр кар була торган иде. Минем инде 20 ел мондый буранны күргән юк. Трактор урамнарның яртысын чистартып бетерә алмады. Биек итеп яуган кардан арындыру өчен техниканың көче җитмәгәндер. Сөт машинасы да авыл уртасына ук керә алмады. Авылдашлар чиләкләрен чанага салып илтте. Фермага юл бар. Буран дип кенә авылда тормыш туктамады, ул дәвам итә.


Фикер өстәү