Биектау кызы Беренче каналның «Голос» проектында яңа сезонга үтте

Кичә Биектау кызы Эльза Юсупова Беренче каналның «Голос» проектында яңа сезонга үтте.

«Сукыр тыңлаулар»да ул бик популяр булган «Con Tepartiero» («Уйду с тобой») композициясен башкарды. Тамашачылар тиешле бәя биреп, бик озак алкышладылар, «Молодец!» дигән тавышлар да тынып тормады.

Составында Владимир Пресняков, Полина Гагарина, Антон Беляев, Zivert -Юлия булган жюри да җырчының уңышлы чыгыш ясавын яшермәде. Беренче ноталар ишетелүгә “кызыл кнопка”га баскан Полина Гагарина аны үз командасына алды.

22 яшьлек Эльза үзе белән дә таныштырды. Ул Биектаудан, Хәзер Мәскәүдә яши. ГИТИСны тәмамлаган. Моңа кадәр классик җырларны үз итеп, бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган. Бу юлы үзен эстрада да сынап карарга булган.

Аның җырын тыңлаганнан соң Владимир: «Сез безгә әкият бүләк иттегез !» — диде.

Ә без исә милләтәшебез финалга җитсен, җиңү яуласын иде дигән теләктә калабыз.


Фикер өстәү