Кулда көрәк, ярдәм кирәк! Шәһәр халкы ишегалларындагы карны күмәк көч белән чистарта

Кыш кышлыгын күрсәтте! Шәһәрләр, авыллар кар астында калды. Юлчылар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ничек кенә тырышса да, тротуарларны, юлларны, ишегалларын кардан чистартырга өлгерми. Сабырлык та, бердәмлекнең көче дә сынала торган көн, кыскасы.

Әйтик, Казан халкы да кар яуганын өйдән генә карап ятмаска булган. «Сандугач», «Салават күпере», Царево торак комплекслары, Симонов, Бондаренко, Кошевой, Чистай, Зорге, Голубятников урамнары, Җиңү проспектында яшәүчеләр, кулларына эш коралын тотып, ишегалларындагы кар өемнәре белән көрәшкә чыккан. Күмәк эш тау күчерер дигәннәре шулдыр.

Кар димәктән. Санлы мәгълүматларга караганда, Казаннан карны чыгару өчен 2,3 мең рейс ясарга кирәк булган. Бу ике көндә Казан урамнарыннан 19 730 тонна кар чыгарылган.

Казанда яшәүче Рита, ишегалдын чистартырга кирәк дип, үзе теләп чыга. Берничә минуттан аның кебек «кирәк» диючеләр саны бермә-бер арта.
– Бер ялгызым гына идем. Үзебезнең парковка тирәсен чистарта башладым. Бер ир-ат килде дә, карап-кара торды да, китте. Ул күрше подъезддан иде. Бер мәлне карыйм: кызын, киявен иярткән, көрәкләр тоткан. Инде шулай күмәкләп чистарта башладык. Бераздан аның хатыны да кайтты. Ул да эшкә кушылды. 15 минут узгандыр, көрәкле кешеләр тагын да артты. Яшь кызлар да чыкты! Кем нәрсә белән булдыра ала, шулай чистартты, кыскасы. Бала-чагалар да читтә калмады. Вакыт бик тиз узып китте. Бик күңелле булды! Менә дигән фитнес бу! Әле тагын да чыгарбыз, – дип уртаклашты ул.

«Ричмонд» торак комплексында яшәүче Рамил дә кар алып килгән мәшәкатьләр кешеләрне берләштерде, ди.

– Кар чистартырга пенсионерлар да, хатын-кызлар да чыкты. Битараф калмаган кешеләргә бик зур рәхмәт. Кар чистартканда барысы да булды: файдалы физик хезмәт тә, күңелле аралашу да, яңа танышулар да, берләшү дә. Бердәмлектә – көч, – ди ул. – Кирәк-яракларның күбесен идарәче компания үзе биреп торды. Күпләр: «Мин ни өчен чыгып чистартырга тиеш? Мин бит торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлим!» ди. Әмма табигатьне туктатып булмый инде ул. Урам себерүчеләр дә барысына да өлгерми. Иртәдән кичкә кадәр юлларны кардан чистарта бит алар. Бар нәрсә дә акча белән бәяләнми ул! Кешелекле булырга кирәк.

Чаллыда да күмәк тырышлык нәтиҗәләре күренә. Кар көчле яуган көннәрдә чистарту эшенә студентлар һәм мәктәп укучылары да кушылган.

Чаллының зур предприятиеләре дә читтә калмаган. Әйтик, «Камский бекон» предприятиесе хезмәткәрләре, генераль директорлары Ленар Сәләхов белән берлектә, Тинчурин бульварын чистартуда ярдәм күрсәткән. Нинди дус коллектив дип сокланасы гына кала!

25, 29, 47, 51 комплексларда яшәүчеләр исә үз ишегалларында дворникларга ярдәмгә килгән. Ике сәгать дигәндә бөтен ишегалын ялт иттергәннәр! Мондый күршеләрең булганда, бернинди бураннар да куркыныч түгел икән!

Фото һәм видеолар ачык интернет чыганаклардан алынды.

 


Фикер өстәү