Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән бераз кар явачак, шулай ук көчле булмаган буран да булуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез урыны белән җил секундына 14 метрга җитәчәк. Көн дәвамында 7-12 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.