17 яшьлек кызны үтереп, чүплек янына ташлап киткәннәр

Воронежда 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп, мәетен сумкага салып, чүплек янында ташлап киткәннәр. Бу хакта «МК» яза.

Мәет хуҗалык сумкасына салынган була. Мәрхүмә кыз Воронежга Тула өлкәсенең Новомосковское шәһәреннән килгән. Аны арендага алынган фатирда үтергәннәр, аннары мәетен чыгарып ташлаганнар. Үтерү урынында кан эзләре һәм кызның паспорты табылган.

Җинаятьтә шикләнелүче 28 яшьлек егетне 23 гыйнварда Воронежда кулга алганнар. Аның чыгышы буенча Махачкаладан булуы мәгълүм. Чыганак хәбәр итүенчә, үтерүче җинаяте турында танышларына сөйләгән, канлы кадрлар төшерелгән видеоларны мессенджерларда тараткан. Соңрак аның танышларының берсе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү