Подъездда спорт сумкасына тураклап салынган хатын-кыз мәете табылган

Урманлыкта хатын-кызның гәүдәсенең башка өлешләре дә табылган.

Воронежда торак йорт подъездында 53 яшьлек хатын-кызның туракланган мәете салынган сумка табылган. Әлеге табылдыкка юлыкканнан соң «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү барышында йорттан ерак булмаган урман массивында хатынның гәүдәсенең башка өлешләре дә табылган. Үтерүдә шикләнелгән 61 яшьлек ир-ат кулга алынган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү